Такталачыкта ташламалы язылу вакытында «Актаныш таңнары»на кырык гаилә язылган
Такталачык почта элемтәсе бүлеге авылның нәкъ үзәгендә, 2007 елда төзелгән аерым бер бинада халыкка хезмәт күрсәтә. Эш урыннары кечкенә генә булса да, хат ташучылар ачык йөзле, киң күңелле булганга биредәге тыгынлык сизелми.
Почтальоннар барысы да тәҗрибәле, авыл халкы белән яхшы мөгамәләдә. Җитәкчеләре Зөлфия Хөрмәтуллина почта ситемасында 30 елдан артык хезмәт куя.
Безнең Такталачык, Түмерҗә, Әҗмәт авылларында даими төстә 82 кеше "Актаныш таңнары" газетасына языла. 1-10 октябрьдәге ташламалы язылу вакытында 40 кеше язылды. Халык «Акчарлак», «Ирек мәйданы»н, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Көмеш кыңгырау», кроссвордлар басыла торган газеталарны яратып укый. Электән «Ватаным Татарстан» газетасына язылучылар аны алдыруларын дәвам итә,- дип белешмә бирде Зөлфия Хөрмәтуллина.
Такталачыкта вакытлы матбугатны күпчелек өлкән буын һәм укытучылар яздыра икән. «Хат ташучылар подписка вакыты башлануга абунәчеләрнең исләренә төшерә, бер язылган укучы газетадан аерылмый, яңа газетаның исләренә кадәр тәмле», дип әйтәләр, ди Зөлфия Хөрмәтуллина. Подписка өчен түләүдә кыенлыклар юк, кәгазь акча булмаса, карта аша түләү оештырыла.
Такталачыкның бер өлеше һәм Әҗмәт авылына Гөлсәрия Гыйздәтуллина, Такталачыкның икенче өлеше һәм Түмерҗәгә Ләйсән Шакирова җаваплылыгында. Хат ташучылар атнага өч тапкыр-дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә авылларның бар урамнарын урап чыгалар, почта тараталар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр, пенсия тараталар, шуңа өстәп товар да саталар.
Хат ташучы Гөлсәрия Гыйдәтуллина үз эшен яратып башкара, кышкы карлы, буранлы көннәрендә почта тарату җиңелләрдән булмаса да, хат ташучы эшен ташларга җыенмый:
Вакытлы матбугатны өлкән буын укый, яшьләр яңалыклар белән телефон аша таныша, -ди Гөлсәрия.
Ләйсән Шакирова исә үз участогында күбрәк «Актаныш таңнары», «Акчарлак» газеталарын алдыруларын әйтте.
Иртән эшкә килүгә хатлар тутырабыз, хисап эшлибез. Аннан һәр газета-журналга абунәче исемен һәм адресын язып куябыз да, почта өләшергә чыгып китәбез,-ди 8 ел шушы һөнәрдәге Ләйсән.- Хезмәт хакыбыз аз булса да, эшебез бик җаваплы, халык белән дус-тату эшлибез, конфликтка кергәнебез юк.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин почта хезмәткәрләренә алдагы эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Матур, эчтәлекле, төсле форматта чыгучы районыбыз газетасы хезмәткәрләренә дә эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт белдерде. Райондашларны ташламалы вакыттан файдаланып, «Актаныш таңнары» газетасына язылырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев