Юлларда иминлекне саклау — һәркемнең җаваплылыгы
27 июньдә Татар Ямалысы авылында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында мотоцикл белән идарә иткән, транспорт белән идарә итү хокукына ия булмаган затны туктатты.
Хокук бозу факты буенча тиешле административ чаралар күрелде. Юлларда иминлекне саклау — һәркемнең җаваплылыгы.
Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәте катнашучыларын кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм үз тормышын да, башкаларны да куркыныч астына куймаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев