Актаныш районы укучылары «Чиста булсын» республика җыенында экологик укуларда катнашты
15-17 сентябрь көннәрендә «Будет чисто» республикакүләм экологик хәрәкәтенең активлар мәктәбе җыены узды. Җыенда Актаныш районы укучылары да катнашып белем һәм тәҗрибә туплады.
Бу чара Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәренең экологик чиста зонасы - Крутушка поселыгында урнашкан "Байтик" савыктыру-белем бирү комплексында үткәрелде. Анда районыбызның Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Тимерова Гөлнур Алмаз кызы, Алмакаева Лидия Рафис кызы һәм аларның укытучылары Салихов Илнар Шәйхенур улы катнаштылар.
Өч көн дәвам иткән җыен кысаларында, укучылар төрле чараларда актив катнашып экологик хәрәкәтне алга таба да киңрәк жәелдерүгә юнәлтелгән бик күп кирәкле белем һәм мәгълүмат туплап кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев