Актаныш районы җәмәгать суды карары белән өч граждан машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде
2025 елның 27 августында гражданнар Бәхтиев Айнур Альберт улына, 28 августта Калинин Сергей Юрьевичка , 29 августта Шәймәрдәнов Назим Фәнис улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышлары узды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән А. А. Бәхтиев, С. Ю Калинин, 2 нче җәмәгать суд участогы карары белән Н. Ф. Шәймәрдәнов административ хокук бозуда гаепле дип танылдылар һәм бу гражданнар 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аларга 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев