Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Игътибар: балалар“ Бөтенроссия профилактик чарасының беренче этабы старт алды

Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның һәлакәтләргә юлыгу...

Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул сәбәпле, 19 майдан 19 июньгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар: балалар" профилактик акциясенең беренче этабы бара.
Әлеге акция барышында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатыла. Белем бирү учреждениеләрендә, сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән профилактик акцияләр үткәрү каралган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклыйлар, шулай ук, юл кагыйдәсен бозучы жәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, махсус юл йөрү таныклыгы булмаган һәм 16 яше тулмаган, мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларнын әти-әниләре җәзасыз калмаячаклар.
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникуллар чорында арта. Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 108 юл фаҗигасе булган, аларда 6 баланың гомере өзелгән, 129 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Җәяүле балалар катнашында барлыгы 55 очрак теркәлгән, аларда 1 баланың гомере өзелгән, 57се тән җәрәхәтләре алган. Әлеге күренешнең узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә. Шул ук вакытта, пассажир балалар катнашында 52 юл һәлакәте булган, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 71е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Хөрмәтле ата-аналар! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсе сезне һәм балаларыгызны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Балаларыгызны мопедларда, скутерларда, квадроциклларда җилдерүдән, машина йөри торган юлларда велосипедларда йөрүдән тыйсагыз иде. Үзегез дә урамда һәм юлда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев