Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Минем малга кем хуҗа?

Республикада кылынган хокук, тәртип бозулар турындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы арада подъездлардан велосипед урлау очраклары ешайган. Бездә дә кайсы гына подъездга кермә, берсеннән-берсе кыйммәтрәк, уңайлырак, матуррак коляска, велосипедлар очратырга мөмкин. Әйтерсең, угрылар өчен махсус әзерләп куйганнар, күңеленә ошаганны алып кына чыгып китәсе. Рейд, патруль вакытларында полиция хезмәткәрләре подъездда калдырган велосипед ияләрен...

Республикада кылынган хокук, тәртип бозулар турындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы арада подъездлардан велосипед урлау очраклары ешайган. Бездә дә кайсы гына подъездга кермә, берсеннән-берсе кыйммәтрәк, уңайлырак, матуррак коляска, велосипедлар очратырга мөмкин. Әйтерсең, угрылар өчен махсус әзерләп куйганнар, күңеленә ошаганны алып кына чыгып китәсе.
Рейд, патруль вакытларында полиция хезмәткәрләре подъездда калдырган велосипед ияләрен эзләп табып, ачыклап, алар белән әңгәмә, аңлату эшләре алып барганнан соң, хуҗа кешеләр велосипед-коляскаларын йортларына алып кереп китәләр китүен. Ләкин һәр кеше үз малына үзе хуҗа, җаваплы булырга тиеш. Подъездда калдырасың икән, димәк, сиңа кирәкмәгән малга бүтән кеше ия була. Минекен урламаслар әле, кемгә кирәк инде ул, дип, җавапсыз караганннар, бер көн килеп, полициягә гариза язалар. Кызганычка каршы, җәмгыять әле, ягъни без, комсызлык, кеше әйберенә хуҗа булу теләгеннән, караклык кебек начар сыйфатлардан арынмаган. Угрылыкка сәбәп калдырмаска кирәк - ни өчен коляска-велосипедларны өйгә кертеп куймаска; малларны төнгә яланда бәйләп калдырып ,күпме урлашулар булды; никадәр көч куеп әзерләгән печән урлату фактлары булды; күпме оешма-предприятие, кибет, АЗС, башка төр биналар төнлә дә яздыра торган, сыйфатлы сурәтле видеокүзәтүләр, башка төр саклык чаралары белән ныгытылмаган.
26 июль көнне кичке 8 сәгатьләр тирәсендә Актаныш авылында яшәүче 1976 нчы елгы гражданка 6 июльдән 26 июль аралыгында подъезд тамбурында калдырган велосипед урлануы турында хәбәр итте. Велосипедның билгеләре: "Форвард" маркалы, зәңгәр төстә, арткы кара төстәге пластмасс крылосы сынган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев