Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсияләрнең тупланма өлешләре

Пенсияләрнең тупланма өлешен алырга хокуклы Россия пенсионерлары 2012 елның 1 июленнән башлап пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак. Акчаларны Россия Федерациясе Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да түләячәк. Түләүләр гариза нигезендә башкарылачак. Бу хакта район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйгалләмов хәбәр итте. - Пенсияләрнең тупланма өлешен...

Пенсияләрнең тупланма өлешен алырга хокуклы Россия пенсионерлары 2012 елның 1 июленнән башлап пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак. Акчаларны Россия Федерациясе Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да түләячәк. Түләүләр гариза нигезендә башкарылачак. Бу хакта район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйгалләмов хәбәр итте.
- Пенсияләрнең тупланма өлешен берьюлы гына алып буламы?
- Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүләрнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын бер тапкыр ала.
Бу категориягә, беренче чиратта, 1953-1966 елгы ирләр һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар эләгә. 2002-2004 елларда алар өчен хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият взнослары түләнде.
Акчаларын бер тапкыр алуга, шулай ук, кирәкле иминият стажы (биш елдан да ким түгел) җитмәү аркасында хезмәт пенсиясенә хокукы булмаган, тик пенсия яшенә җиткән (ирләр -60 һәм хатын-кызлар - 55 яшь) һәм социаль пенсия яки инвалидлык буенча яки, туендыручысын югалту сәбәпле, хезмәт пенсиясен, шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы гражданнар исәп тота ала.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 7 март, 2012 18 (9663) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев