Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район прокуратурасы хэбэрлэре

11 елга ирегеннән мәхрүм ителде Агымдагы елның 31 май көнендә Актаныш авылы, Юбилей урамы, 109нчы йортта җинаять кылган 48 яшьлек Хавил Хәйдәровка карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 4 бүлеге (сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде. Оператив-эзләү чаралары барышында ачыкланганча,...

11 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Агымдагы елның 31 май көнендә Актаныш авылы, Юбилей урамы, 109нчы йортта җинаять кылган 48 яшьлек Хавил Хәйдәровка карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 4 бүлеге (сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде.

Оператив-эзләү чаралары барышында ачыкланганча, бергә спиртлы эчемлекләр кулланган Х.Хәйдәров белән А.Гаязов арасында низаг туып, Хәйдәров, Гаязовның сәламәтлегенә авыр зыян салу нияте белән, ким дигәндә 10 тапкыр: 6 тапкыр йодрыгы белән башына суга, 4 тапкыр ботинкалы аягы белән Гаязовның күкрәгенә һәм эченә тибә. Нәтиҗәдә А.Гаязов тән җәрәхәтләреннән үлә.

Әлеге җинаять эше буенча суд карары нигезендә, Х.Хәйдәров 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм дистәдән артык гомерен гомум режимдагы төзәтү колониясендә үткәрергә мәҗбүр булачак.

Хуҗалыкларда хезмәт кануннары бозыла

Күптән түгел район прокуратурасы тарафыннан хезмәт кануннарының үтәлешен тикшерү максатыннан, "Тамыр", "Таң", "Чәчер" хуҗалыклары һәм "Мехотряд" оешмасы эшчәнлеге тикшерелде. Нәтиҗәдә, "Чәчер" хуҗалыгында хезмәт хакын түләү вакыты хезмәт килешүендә дә, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә дә чагылыш тапмаганы ачыкланды. Хуҗалыкта хезмәт куючыларга агымдагы елның май һәм апрель айлары өчен хезмәт хакы 4 июньдә генә түләнгән. Әлеге соңарту нәтиҗәсендә акчалата компенсация дә хисапланмаган. Хезмәт хакын айга ике тапкыр бүлеп түләү дә каралмаган. Ә эшкә алу приказ нигезендә башкарылмый.

"Мехотряд" ҖЧҖндә минималь хезмәт хакы 106-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә билгеләнгән 5554 сумнан күпкә аз булуы ачыкланды. Биредә кассир белән җиңел машинада йөрүче шоферга айлык 4330 сум хезмәт хакы билгеләнгән.

"Тамыр" хуҗалыгының хезмәт килешүләрендә төгәл эш һәм ял сәгатьләре, хезмәткә түләү, өстәмә түләүләр билгеләнмәгән. Шул сәбәпле, РФ Хезмәт Кодексының 57 маддәсе катгый бозылган. "Таң" хуҗалыгында эштән азат ителгән кешеләр белән исәп-хисап ясау вакыты сузылган.

Үзбәкстан гражданнарын рөхсәтсез эшкә алган

Район прокуратурасы миграция законын үтәүне тикшерде. Тикшерү вакытында "РемСтройПрофи" ҖЧҖ генераль директоры Н.Юнысованың Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең төзекләндерүенә чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итүгә рөхсәте булмыйча, Үзбәкстан Республикасының өч гражданинын "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый положениесе турында"гы Федераль канун таләпләрен бозып эшкә алуы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "РемСтройПрофи" ҖЧҖ генераль директоры Н.Юнысовага карата Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозу Кодексының 5.27 маддәсе 1 бүлеген бозган өчен административ хокук тәртибен бозу турында эш кузгатылды. Хәзерге вакытта әлеге административ эш тикшерү өчен ТР буенча РФ УФМС идарәсенең район бүлегенә җибәрелгән.

2014 елның гыйнварыннан алып 26 июль көненә кадәр районда барлыгы 94 җинаять кылынган. Узган елның 7 аена, ягъни шул ук вакыт аралыгында 130 җинаять теркәлгән иде. 1-26 июль көннәре аралыгында 15 җинаять эше кузгатылган, шуларның 3есе әлегә ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев