Соңгы көннәрдә райондашыбыз мошенникларга 27 мең сум акча күчергән
Мошенниклар яңадан-яңа ысуллар белән халыкны алдап акча савуларын дәвам итә. Актаныш районында яшәүче дә бу атнада 27 мең сум акчасыннан колак каккан. Әлеге дә баягы кырыкалдарлар кредитын рәсмиләштерүдә уңайлы вариант тәкъдим иткәннәр.
Мошенниклар Дәүләт Хезмәтләре порталына үтеп керүнең төрле юлларын эзли.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә райондашлар еш кына билгесез затларның электр исәпләгечен алыштырырга кирәклеген әйтеп шалтыратулары турында хәбәр итә. Алар үзләрен «Энергосбыт» хезмәткәре итеп таныштыра. Мошенникларның төп максаты- ышаныч яулап гражданның дәүләт хезмәтләре паролен белү. Ә логин- пароль белән рәхәтләнеп финанс кармагына эләктереп була.
Ә менә Яр Чаллыда вакыйгалар соңгы көннәрдә аеруча куера. Биш шәһәр кешесе мошенникларның тәмле теленә алданып, 5 миллион 920 мең сум акчасын югалткан. Иң зур суммадан – өч миллион сумнан – җирле югары уку йорты укытучысы колак каккан. Банк хезмәткәре аны җинаятьчеләр акчаларын урларга тырышалар, дип кисәткән. 59 яшьлек хатын-кыз акчаларын өлешләп банкомат буенча күрсәтелгән счетка күчергән.
Шундый ук сценарий буенча 22 яшьлек декреттагы әни 200 мең сум күчергән. Ә 39 яшьлек инженер-900 мең сум. 52 яшьлек хатын шул ук ысул белән 400 мең сум югалткан.
"Без сезгә банк счетын саклап калырга ярдәм итәчәкбез!"- мондый тәкъдим килгән 63 яшьлек инвалид пенсионер 1 миллион 420 мең сумлык шәхси акчасын мошенникларның запас счетына саклауга күчергән.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Башланган тикшерүләр барышында сөйләшүләрне номерлары Грециядә, Мәскәүдә, Забайкальск, Краснодар краенда теркәлгән абонентлар алып барганлыгы билгеле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев