Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Суд Татарстандагы «Эдэкс» IT-мәктәбен алданган студентларга 5 миллион сумнан артык акча кайтарырга мәҗбүр итте

Татарстанда Роспотребнадзорның дәгъвасы нигезендә «Эдэкс» IT-мәктәбенә карата суд карары чыгарылды — белем бирү хезмәтләре тиешле дәрәҗәдә булмаган дип табылды.

 

Тикшерү барышында ачыкланганча, студентларга курсларны тәмамлаганнан соң эшкә урнаштыру вәгъдә ителгән, әмма бу бурыч үтәлмәгән. Договор шартлары да берничә тапкыр үзгәртелгән, ә уку өчен кредит алганнар да кертеп, акчаны кире кайтару турындагы гаризаларга оешма җавап бирмәгән.

Суд компаниядән зыян күргән 28 кеше файдасына 5 миллион сумнан артык акча түләтергә карар кылды. Бу суммага договор буенча түләүләр, штраф санкцияләре һәм мораль зыян өчен компенсация керә.

Искәртеп үтик, узган елның уртасыннан башлап, ООО «Эдэкс»ка карата күпсанлы шикаятьләр килә башлаган иде. Иннополиста урнашкан Urban онлайн-университеты белән белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында договор төзегән кешеләр, документка кул куйганнан соң, шартларның кискен үзгәртелүенә юлыккан. Договорны өзү турында гариза биргәннән соң исә оешма клиентлар белән элемтәгә чыгарга туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев