Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Таныклыгыгызда хата киткәнме? Судка мөрәҗәгать итегез

Кеше тормышындагы мөһим вакыйгалар - туу көнен теркәүдән башлап- теге яки бу төр таныклык белән теркәлеп бара. Аларның күпчелеге хокук билгеләүче булып санала. Ләкин кулларына таныклык (документ) алганда гражданнар анда үзләренең исем-фамилияләре, туган еллары дөрес язылганмы-юкмы икәненә игътибар итеп тормыйлар. Яңадан нәкъ шул таныклыктагы хаталар, ягъни исем-фамилиясе, яки атасының исеме...

Кеше тормышындагы мөһим вакыйгалар - туу көнен теркәүдән башлап- теге яки бу төр таныклык белән теркәлеп бара. Аларның күпчелеге хокук билгеләүче булып санала. Ләкин кулларына таныклык (документ) алганда гражданнар анда үзләренең исем-фамилияләре, туган еллары дөрес язылганмы-юкмы икәненә игътибар итеп тормыйлар. Яңадан нәкъ шул таныклыктагы хаталар, ягъни исем-фамилиясе, яки атасының исеме дөрес язылмавы гражданның шәхси һәм мөлкәти хокуклар барлыкка килү, үзгәрү, юкка чыгу белән бәйле булган мәшәкатьләр китереп тудыра...
Мәсәлән, гражданның хезмәт кенәгәсендә исемен, фамилиясен, атасының исемен язганда хата җибәрелгән икән, пенсия рәсмиләштерә башлаган чакта хезмәт кенәгәсе чыннан да аныкы булуын раслау өчен ул судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Россия Федерациясе Гражданлык - процессуаль кодексның 264 маддәсе нигезендә, суд юридик әһәмияткә ия булган фактларны, шулай ук хокук билгеләүче документның шул затныкы булу фактын раслый. Судка гариза белән мөрәҗәгать итәсе зат, чынлап та, хокук билгеләүче таныклык аныкы, ләкин бу таныклыкны биргән оешма аңа төзәтмә кертә алмауны, ягъни документны судка мөрәҗәгать итмичә генә башка юл белән алыштыру яки торгызу мөмкин булмауны раслаучы дәлилләр китерергә тиеш. Шул ук вакытта бу фактларны раслау нинди максатта кирәк булуын да күрсәтү мөһим.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 апрель, 2012 28 (9673) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев