Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ышанычны акламасаң...

Агымдагы елның сигез ае эчендә районның җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучы 9 хөкем ителүчегә карата иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәза чынлыкта иректән мәхрүм ителү җәзасына алыштырылды. Бу тормышта абынырга озак түгел. Уйламыйча эшләгән бер гамәл генә дә сине җинаятьче разрядына кертә ала. Кылган гамәленә бәйле рәвештә җәзасы да...

Агымдагы елның сигез ае эчендә районның җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучы 9 хөкем ителүчегә карата иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәза чынлыкта иректән мәхрүм ителү җәзасына алыштырылды.
Бу тормышта абынырга озак түгел. Уйламыйча эшләгән бер гамәл генә дә сине җинаятьче разрядына кертә ала. Кылган гамәленә бәйле рәвештә җәзасы да төрле була - кемнедер ирегеннән мәхрүм итәләр, ә кемгәдер иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәза - шартлы сынау срогы, төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, җәзаны үтәтү вакытын кичектереп тору кебек җәза билгеләнә.
Хөкем ителүчегә сынау вакыты дәвамында үзенең төзәлүен дәлилләп, шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителүне гамәлдән чыгарып, хөкем ителгәнлекне бөтенләй алып ташлау мөмкинлеге бирелә. Әмма тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый сынауны һәркем дә лаеклы уза алмый. Суд хөкем ителүчегә бер мөмкинлек биреп, иректә калдырып карый, ләкин кайберәүләр әлеге мөмкинлектән дөрес файдаланмадылар, нәтиҗәдә, колония-поселениегә һәм төзәтү колонияләренә озатылдылар.
Төрмә кешене төзәтми, киресенчә, юкка чыгара. Әгәр дә кешенең иреге тартып алына икән, ул шул вакытка тулы канлы тормыштан мәхрүм ителә дигән сүз. Ә бу дөньяда иң зур бәхет - иректә яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев