Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

15 март — Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне

Һәр елның 15 нче марты — Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне- буларак билгеләп үтелә, 2025 елның девизы «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» дигән исем булачак.

Экологик проблемалар һәм планетабызның нәзбереклеген аңлау чорында тотрыклы яшәү рәвешен кабул итү елдан-ел һәр гражданның мөһим бурычына әверелә бара.

Акыллы кулланучы булу -тотрыклы яшәү рәвешенә юл. Ул ресурсларны һәм товарларны аларның әйләнә-тирә мохиткә, социаль аспектларга һәм шәхси иминлеккә йогынтысын исәпкә алып куллану концепциясеннән гыйбарәт. Кулланучыларның үз-үзләрен тотышына бу яклап якын килү планетага Кеше эшчәнлегенең тискәре йогынтысын киметүгә, баланслырак һәм тотрыклырак яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән.

Гадел тотрыклы яшәү рәвешенә күчү әлеге процессның социаль гаделлекне тәэмин итәргә тиешлеген, Кеше хокуклары һәм аның ихтыяҗлары төгәл үтәлергә тиешлеген, «яшел икътисад» ка күчкәндә икътисадый югалтулар кичерергә мөмкин булган һәркемгә, илләр, төбәкләр, тармаклар, берлекләр, хезмәткәрләр яки кулланучылармы, ярдәм оештырырга кирәклеген күздә тота. Һәркемгә ничек ашавыбызга, ничек сәяхәт итүебезгә, ничек яшәвебезгә һәм йортларыбызны энергия белән тәэмин итүебезгә фундаменталь үзгәрешләр кертергә, шулай ук без сатып алган һәм кулланган продуктлар һәм хезмәтләр турында уйланырга кирәк.

2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында оештырылган чаралар кулланучыларның тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчүенә Глобаль өндәүгә юнәлдереләчәк. Бәйрәмнең асылы кешеләргә аларның куллану өлкәсендәге хокуклары турында сөйләүдә, ә бу бик зур мәгълүмат!

Кулланучы хокуклары көнендә оештыручылар төрле акцияләр, семинарлар һәм ачык конференцияләр оештыра. Кулланучыларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру чаралары бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә узачак. Массакүләм мәгълүмат чараларында тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны ничек дөрес кайтарырга, бәхәсле моментлар очрагында кая мөрәҗәгать итәргә, суд тикшерүләренең тәртибе нинди һ. б. турында сөйләнгән танып белү мәкаләләре басыла. Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган бу һәм башка вакыйгалар турында без киләсе мәкаләдә сөйләрбез.


Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев