Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Илдус Хәкимов: «Сабантуйда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү – мәҗбүри»

Иң көтеп алынган милли бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуй якынлаша. Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык үтсен өчен, уен мәйданчыкларындагы куркынычсызлык мәсьәләләренә аеруча игътибар бирү зарур. Әлеге тема буенча без Дәүләт техника күзәтчелегенең Актаныш районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән әңгәмә кордык.

Л.Г.: Сабантуй бәйрәмнәре якынлаша, һәм бу чорда күңел ачу мәйданчыкларындагы иминлек мәсьәләсе аеруча мөһим. Бүген безнең студиядә кунакта — Дәүләт техника күзәтчелегенең Актаныш районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов.

Л.Г.: Сабантуйларда кулланыла торган аттракционнар турында сөйләп үтсәгез иде. Нинди төрләре рөхсәт ителә?

И.Х.: 2019 елдан башлап безнең илдә аттракционнарны теркәү һәм куллану буенча Евразия икътисади берлеге нигезендә кабул ителгән норматив база гамәлдә. Шул вакыттан бирле без районда әлеге тармакны тәртипкә салу буенча эш алып барабыз.

Соңгы елларда Сабантуйларда аеруча киң таралган аттракционнар — кабартыла торган батутлар. Алар биеклекләренә һәм хәвеф дәрәҗәсенә карап берничә категориягә бүленә. Мәсәлән, 2 метрга кадәр биеклектәге батутлар бер категориягә, ә 2 метрдан 8 метрга кадәргеләре икенче категориягә керә.

Иң мөһиме — мондый аттракционнарның барысы да дәүләт теркәвендә булырга тиеш. Теркәү — ул гади номер алу гына түгел, ә куркынычсызлык таләпләренең тулысынча үтәлүен раслау. Һәр аттракционның җаваплы операторы билгеләнә, һәм без аның белән барлык шартларны килештерәбез: саклагыч киртәләр, куллану кагыйдәләре, керү-чыгу тәртибе һ.б.

Шуны да ассызыкларга кирәк: көнкүреш өчен җитештерелгән батутлар (ягъни “өйдә куллану өчен” дип билгеләнгәннәр) җәмәгать чараларында кулланылырга тиеш түгел.

Л.Г.: Аттракцион урнаштыру өчен нинди документлар кирәк?

И.Х.: Һәр аттракцион ел саен махсус лаборатория тарафыннан тикшерелә һәм “туры килү акты” ала. Бу документ аның техник яктан имин булуын раслый.

Әгәр эшмәкәр аттракционны Сабантуй мәйданында урнаштырырга тели икән, ул безнең бүлеккә мөрәҗәгать итеп, вакытлыча исәпкә куелырга тиеш. Без аның белән барлык таләпләрне кабат тикшерәбез һәм рөхсәт бирәбез.

Л.Г.: Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, мәсәлән, бала имгәнсә, нинди чаралар күрелә?

И.Х.: Әлбәттә, безнең төп максат — мондый хәлләргә юл куймау. Әмма тормышта төрле очраклар булырга мөмкин. Иң беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук аттракцион эшен шунда ук туктатып, балаларны куркынычсыз урынга чыгарырга кирәк.

Кабартыла торган батутлар очрагында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар компрессор ярдәмендә һава белән тутырылып тора. Әгәр электр сүнсә яки компрессор эштән чыкса, батут тиз арада шиңә һәм куркыныч “капкан”га әверелергә мөмкин. Шуңа күрә операторлар да, ата-аналар да бу хәлне күзәтеп торырга тиеш.

Л.Г.: Аттракцион янында медицина хезмәткәре булуы мәҗбүриме?

И.Х.: Һәр аттракционда беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар булырга тиеш. Шулай ук янгын сүндерү чаралары, җил тизлеген үлчәү приборлары да каралган. Операторлар махсус журнал алып бара, анда көндәлек тикшерүләр теркәлә.

Сабантуй көнендә без прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр уздырабыз. Мин шәхсән үзем дә мәйданда булып, иминлекне контрольдә тотачакмын.

Л.Г.: Куркынычсызлык кагыйдәләре ничек күрсәтелергә тиеш?

И.Х.: Аттракционнар янында аңлаешлы һәм күренеп торган урында куллану кагыйдәләре эленергә тиеш. Анда нәрсә ярый, нәрсә ярамый — барысы да ачык язылырга тиеш. Бу ата-аналарга да, балаларга да куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итә.

Л.Г.: Менә шушы мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтасы килә: балалар аттракционга кергәнче үк нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?

И.Х.: Иң беренче чиратта, ата-аналар да, балалар да аттракцион янында эленгән мәгълүмати такталарга игътибар итәргә тиеш. Анда бик ачык итеп язылган була: бала нинди халәттә шуып төшәргә тиеш, баш беләнме, әллә аяк беләнме, ятыпмы яки утырыпмы. Кайбер очракларда билгеле бер биеклектән генә төшәргә рөхсәт ителә, шулай ук бер бала төшеп җитмичә, икенчесенә керергә ярамый.

Әгәр менә шушы гади генә күренгән кагыйдәләр төгәл үтәлсә, без имгәнү очракларын кискен киметә алачакбыз дип ышанабыз.

Шулай ук һава шартларын да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, эссе көннәрдә бала ялангач тән белән батутка керсә, механик рәвештә тире җәрәхәтләре — “үшүләр” алырга мөмкин. Безнең практикада мондый очраклар да булды: бала шуып төшкәндә, якынча 10 метр арада тән тиресе зыян күргән хәлләр теркәлде. Шуңа күрә баланың киеме уңайлы, ябулы булырга тиеш.

Моннан тыш, балаларга батутта төрле катлаулы хәрәкәтләр — сальто, әйләнүләр ясау катгый тыела. Моның өчен махсус җиһазландырылган урыннар була. Ә менә шуып төшә торган батутларда бала дөрес позада — ятып, аякларын алга сузып, гәүдәсен тотрыклы хәлдә тотып төшәргә тиеш.

Л.Г.: Балалар өчен яшь ягыннан чикләүләр каралганмы?

И.Х.: Әйе, кайбер аттракционнар өчен тәкъдим ителгән яшь чикләре бар. Мәсәлән, RB-3 категориясендәге батутларга, гадәттә, 6 яшьтән рөхсәт ителә. Ә инде биекрәк, катлаулырак RB-2 категориясендә формаль рәвештә яшь чикләве булмаса да, без кечерәк балаларга андый батутларга кермәскә киңәш итәбез. Монда төп критерий — баланың гәүдә авырлыгы һәм физик әзерлеге.

Л.Г.: Ата-аналар тарафыннан иң еш җибәрелә торган хаталар нинди?

И.Х.: Иң зур проблема — ваемсызлык. Күп ата-ана балага бары тик күңел ачу мөмкинлеге бирергә тели, әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга оныта. Ә бит имгәнүләрнең күпчелеге техник сәбәпләр аркасында түгел, ә нәкъ менә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Ата-аналар баласына алдан ук аңлатырга тиеш: ничек керергә, ничек төшәргә, нәрсә эшләргә ярамый. Бу — иң гади, әмма иң нәтиҗәле профилактика чарасы.

Л.Г.: Батутлардан тыш, кайсы аттракционнарны сез аеруча куркыныч дип саныйсыз?

И.Х.: Мин шәхсән тимер конструкцияле аттракционнарга — карусельләр, “тарзанка” тибындагы җайланмаларга аеруча сак карыйм. Аларның механик өлешләре бар, шуңа күрә хәвеф дәрәҗәсе дә югарырак. Мондый урыннарда ата-аналар бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш.

Л.Г.: Димәк, һава шартлары да зур роль уйный?

И.Х.: Әлбәттә. Көчле җил, яңгыр вакытында аттракционнар эшләмәскә тиеш. Бу очракта балаларны аларга якын да китермәскә кирәк. Шулай ук эссе көннәрдә дә саклык чараларын күрергә онытмаска кирәк.

Л.Г.: Электр белән эшләүче аттракционнар өчен нинди өстәмә таләпләр бар?

И.Х.: Мондый аттракционнарда барлык электр җайланмалары — генераторлар, компрессорлар — аерым, махсус рәвештә әйләндереп алынган булырга тиеш. Балаларның һәм чит кешеләрнең бу зонага керүе катгый тыела.

Җиһазларның төзеклеге даими тикшерелеп торырга тиеш. Электр үткәргечләре изоляцияләнгән, куркынычсыз урында урнаштырылган булырга тиеш. Боларның барысы да — гади формальлек түгел, ә кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мәҗбүри шартлар.

 Шулай ук электр җиһазлары урнашкан урыннар аерым киртәләр белән әйләндереп алына. Анда махсус кисәтүче билгеләр — флажоклар, заборлар куела. Бу, беренче чиратта, кешеләрнең ялгышып кермәве өчен эшләнә. Кайберәүләр кызыксынудан, “анда нәрсә бар икән?” дип, якын килергә мөмкин. Әмма мондый урыннар — куркыныч зона, шуңа күрә анда керү катгый тыела.

Л.Г.: Әгәр куркынычсызлык кагыйдәләре бозылса, аттракцион хуҗаларына нинди җаваплылык каралган?

И.Х.: Куркынычсызлык таләпләре — ул формальлек кенә түгел, аларны үтәү мәҗбүри. Әгәр кагыйдәләр бозыла икән, җаваплылык, иң беренче чиратта, килеп чыккан хәлнең авырлыгына карап билгеләнә. Мәсәлән, бала имгәнгән очракта, аттракцион хуҗасы административ җаваплылык кына түгел, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.

Закон нигезендә, кешегә зыян китерү — җитди хокук бозу булып санала. Шуңа күрә аттракцион оештыручыларга бик зур җаваплылык йөкләнә. Алар һәр пунктны төгәл үтәргә тиеш.

Л.Г.: Соңгы елларда куркынычсызлык өлкәсендә нинди уңай үзгәрешләр күзәтелә?

И.Х.: Соңгы елларда, аеруча аттракционнарны мәҗбүри теркәү системасы кертелгәннән соң, тәртип сизелерлек яхшырды. Әлбәттә, элек тә бөтенләй тәртип юк иде дип әйтеп булмый, әмма хәзер таләпләр күпкә катгыйрак һәм системалырак үтәлә башлады.

Берничә ел элек аттракционнар саны аз иде, хәзер алар күбәйде. Баштарак кайбер очракларда тәртип җитеп бетми иде, ә хәзер инде эшмәкәрләр дә җаваплылыкны аңлый башлады. Мәсәлән, узган ел безнең районда өч батут эшләде. Бу бик мөһим, чөнки бер генә булганда чиратлар барлыкка килә, балалар түземсезләнә, ата-аналар арасында да киеренкелек туа.

Шуңа күрә берничә аттракцион булу — ул да куркынычсызлыкның бер өлеше. Быел да, якынча, 3–4 батут эшләр дип көтелә. Алар барысы да тиешле тәртиптә теркәлеп, тикшерелеп куелачак.

Л.Г.: Консультация алу өчен сезгә ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

И.Х.: Без һәрвакыт элемтәдә. Район бүлекчәсенең эш телефоны бар — 3-13-16. Шулай ук шәхси телефоныма да шалтыратучыларга җавап бирәм, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында киңәш бирергә әзермен.

Иң мөһиме — алдан мөрәҗәгать итү, аңлашып эшләү. Безнең уртак максат — бәйрәмнәрнең имин узуы. Аттракционнар — кешеләргә шатлык китерү өчен куела, шуңа күрә бер генә күңелсез очрак та булмасын иде.

Л.Г.: Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сабантуйлар имин, күңелле үтсен!

И.Х.: Рәхмәт. Иншалла, бәйрәмнәребез тыныч, имин узсын.

Л.Г.: Рәхмәт, сау булыгыз!

Туры эфирга сылтама: «Актаныш-информ»ның ВКонтактедагы бите

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев