−1 градуска кадәр җылыта: Юлларда бозлавык
16 гыйнварда, сишәмбе көнне Татарстан территориясендә җылыта. Көндез термометр баганалары −1 дән −6 градуска кадәр күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.
Синоптиклар кисәткәнчә, бүген республикада буран һәм көчле җил көтелә, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәк булачак.
Төнге сәгатьләрдә температура 10-15 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев