Актаныш районында һава торышы: эсселәр чигенә, яңгырлы көннәр килә
29 июльдән 4 августка кадәр Актаныш районында һава торышы үзгәрүчән булачак. Ял көннәренә таба һава температурасы төшә, кыска вакытлы яңгырлар һәм көчле җил көтелә.
Көндез һава +30 градуска кадәр эссе булачак. Кичен +23 градус җылы. Күк йөзе болытлы-ачык, явым-төшем көтелми. Җил әллә ни көчле түгел.
30 июль, пәнҗешәмбе
Төнлә +19, көндез +26 градус җылы булачак. Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 10 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
31 июль, җомга
Сизелерлек суытачак. Төнлә +14, көндез +20 градус көтелә. Көн дәвамында болытлы һава, бераз яңгырлар булырга мөмкин. Җил көчсез.
1 август, шимбә
Көн салкынча: төнлә +13, көндез +20 градус булачак. Күк йөзе болытлы, яңгырлар көтелә. Җил көчәячәк, аның тизлеге 14–15 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
2 август, якшәмбе
Һава торышы бераз яхшыра. Төнлә +15, көндез +25 градуска кадәр җылы булачак. Көн аяз, явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә.
3 август, дүшәмбе
Төнлә +16, көндез +24 градус җылы. Үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Җил төньяктан исәчәк.
4 август, сишәмбе
Һава температурасы төнлә +16, көндез +24...+25 градус чикләрендә булачак. Үзгәрүчән болытлы һава, аз вакытлы яңгыр ихтималы бар. Җил уртача.
Атнаның төп үзенчәлеге:
29 июльдә һава басымы 751 мм терекөмеш баганасы дәрәҗәсендә булса, 1 августка кадәр ул 742 мм га кадәр төшәчәк. Аннан соң басым яңадан күтәреләчәк.Иң күп яңгырлар һәм җилле һава торышы 31 июль — 1 август көннәренә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев