Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Атна уртасында 19 градуслы суыклар көтелә

Иртәгә, 20 январьда юеш кар бураны көтелә. Төнлә һава температурасы минус 2-7 градус тәшкил итәчәк, ә көндез минус 4 дән нуль градуска кадәр булачак. Җил тизлеге 14 м/с ка җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык.

 

Сишәмбе, 21 гыйнварда кайбер районнарда буран булачак. Төнлә минус 8 дән минус 13 градуска кадәр суытачак. Көндез минус 6-11 градус салкын булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, төнлә кар явачак, ә көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә минус 14-19 градуска кадәр, ә аязганда һәм түбән урыннарда температура минус 23 градуска кадәр суыклар көтелә. Көндез 11-16 градус салкын дип фаразлый синоптиклар. Юлларда бозлавык.

Белгечләр гыйнварда Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак дип алдан ук хәбәр иткән иде. Казан буенча норма — минус 10,0 градус, Татарстан буенча — минус 10,9 градус. Кыш үзенең көч-куәтен март аенда бер күрсәтеп алачак әле дип тә өсти һава торышын фаразлаучылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев