Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Атна уртасында суыта, җомга көнне +7 градуска кадәр җылыта

Татарстанда бу атнада беренче салкыннар, ә Казанда бозлы яңгыр көтелә.

10 һәм 11 ноябрьдә Казанда ноябрь ае өчен шактый җылы: +5 … +6 градус температуралы һава торышы сакланачак. Урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.

Чәршәмбе, 12 ноябрьдә Татарстан башкаласында суытачак. Көндез температура +1 градустан югары күтәрелмәячәк. Явым - төшем көтелми, әмма дымлылык югары булыр дип фаразлана. Җил секундына 3 метр тизлектә исәчәк.

Дүшәмбе көнне Татарстанның көньягында яңгыр явачак, әмма республиканың күпчелек өлешендә явым-төшемсез һава торышы тора.  Сишәмбе көнне республикада температура +4 … +5 градус җылы, әмма яңгырлар көтелә. Бу көнне аяз һава бары тик Чувашия чигендә генә күзәтелер.

Чәршәмбе көнне көндез Татарстанда явым-төшем булмый, ә температура 0 градуска кадәр төшәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне җылы һава массасы киләчәк, ләкин көндез температура 0 градус тирәсе дип фаразлана.  Җомга көнне көндез республика территориясенең күп өлешендә +5… +7 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев