Гидрометүзәк: Татарстанда атна ахырына кадәр +36 градуска кадәр рекордлы эсселек урнашачак
Татарстанда синоптиклар фаразлары буенча атна ахырына кадәр нормадан 5-7 градуска югарырак температуралы бик эссе һава торышы сакланачак.
2 һәм 3 июльдә +28дән +34кә кадәр температура көтелә, 4 июльгә температура +31..+36, га кадәр күтәреләчәк, дип әйтелә республиканың Гидрометүзәге хәбәрендә. Төнге сәгатьләрдә +13 ..+21 кадәр көтелә. Явым-төшем фаразланмый.
Метеорологларның фаразлары буенча, җомга һәм ял көннәрендә урыны белән яшенле яңгырлар ява. 30 градус эсселек дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев