Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Иртәгә, 31 гыйнварга һава торышы буенча кисәтү килде

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү игълан ителде.

30 гыйнвар көнне сәгать 18:00дән 31 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр республика буенча аерым урыннарда һава торышының начараюы көтелә:

  •  көчле юеш кар;
  • буран, күз күреме ераклыгының 500–1000 метрга кадәр һәм аннан да ким булуы;
  • бозлавык;
  • юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.

Республика халкына һәм кунакларга саклык чараларын үтәргә, юлларда аеруча игътибарлы булырга, мөмкин булган очракта ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм маршрутларны планлаштырганда һава шартларын исәпкә алырга киңәш ителә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев