Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгә 9 баллы давыл ябырылачак

Җомга көнне Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләргә һәм Мәскәүгә 9 баллы давыл ябырылачак.

 

Давыл якынлаша. Сак булыгыз!

Җилнең тизлеге урыны белән 25 метрга җитәчәк. “Фобос” һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта белдергән. “Җомга көнне 15.00 сәгатьтән җил көчле, давылга әйләнеп, секундына 17-20 метр, урыны белән 25 метрга җитәчәк. Бары тик шимбәнең төн урталарында гына җил берникадәр тыначак. Бофорт шкаласы буенча – 9 баллга тиң давыл бу: җилнең тизлеге сәгатенә 80-90 чакрымга җитә, дигән сүз”, – дип аңлатып үткән Тишковец. Аның әйтүенчә, мондый шартларда җилнең 1 квадрат метр мәйданга төшкән “авырлыгы” 44 килограммга җитә. Димәк, эш атнасы ахырында давыл агач ботакларын сындырырга, реклама такталарын, түбәләр һәм башка конструкцияләрне кубарырга мөмкин. “Шул сәбәпле кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янавы, автомобильләргә зыян килүе бар. Самолетларның төшеп утыруына да чикләүләр кертелмәгәе. Брянск, Орел, Тула, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре бигрәк тә көчле җил йогынтысында калачак”, – дигән синоптик.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140485/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев