Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларны Игелек марафонында үз өлешләрен кертергә чакырды
Бүген инвалидлар спартакиадасы вакытында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов журналистларга биргән интервьюда райондашларны иртәгә булачак Игелек марафонында үз өлешләрен кертергә чакырды.
Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз спартакиадасы белән ункөнлекнең финалына да якынлаштык. Сынмыйча, сыгылмыйча, үзләренең күңелләрен күтәреп, ярышларга катнашканнары өчен аларга бик зур рәхмәт! Алар сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Кулдан килгәнчә ярдәм итеп, аларны яклап, саклап, төрле чараларга катнаштырып яшәргә язсын. Дөньялар тынычланып, ил-көннәребез матурланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.
Битараф булмыйча, райондашларны берләштереп, бүгенге спартакиаданы оештыручыларга, көнкүреш шартларын карап, ярдәм итеп торучыларга, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага бик зур рәхмәт! – диде районыбыз башлыгы.
Иртәгә, 9 декабрьдә районыбызда зур вакыйга-Игелек марафоны булачак. Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны әлеге хәйрия чарасында актив катнашырга чакырды:
Бездән әллә нәрсә кирәкми, аз гына ярдәм күрсәтсәк, инвалидларга ел буенча булышырга, яшәешләренә дәрт-дәрман өстәргә бер ярдәм булыр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев