Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Бикчәнтәй авылында яшәүче гаилә район инвалидлар оешмасына күчтәнәчкә бал китергән

Бикчәнтәй авылында яшәүче Нәбиевләр гаиләсе район инвалидлар оешмасына күчтәнәчкә бал китергән. Актаныш районында яшәүче сәламәтлеккә туймаган кешеләрне әнә шулай сөендергән алар.

Бикчәнтәй авылында яшәүче Раян һәм Зинира Нәбиевләр умартачылык белән бик теләп шөгыльләнәләр. Тырыш бал кортларының хезмәтен күзәтеп сокланып кына калмыйлар, елдан-ел умарта тоту, бал аерту кебек эшләрнең нечкәлекләрен өйрәнәләр. 5-6 баш умартаның балы үзләренә дә, туганнарына да җитә. Әле мохтаҗларга да хәләл кәсепләреннән өлеш чыгаралар. Шушы көннәрдә генә Нәбиевләр район инвалидлар оешмасына 13 литр бал алып килеп тапшырганнар. Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага «Сәламәтлеккә туймаган райондашларыбызга бирерсез, безнең күчтәнәчтән авыз итсеннәр!», дип изге ниятләрен дә җиткергәннәр. 

- Ел дәвамында район авылларында яшәүче инвалидларның хәлен белеп, яшәү шартлары белән танышып торабыз. Менә шунда буш кул белән барып кермим, умартачыларыбыз алып килгән балны күчтәнәч итеп тапшырам. Райондашларыбыз бик сөенеп кабул итәләр, рәхмәт укыйлар.

Раян Мәхәсим улы белән Зинира Мәхиян кызы 13 литр балны ярты литрлы банкаларга салып китерделәр, 20 банка булды ул.  Бик зур рәхмәт аларга, алга таба да яратып башкарган эшләре тормышларына бәрәкәт китерсен,- ди Фәйрүзә Сөнгать кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев