Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Чик сакчысы булып хезмәт иткән егетләр махсус хәрби операциядәге гаскәрдәшләренә гуманитар ярдәм озатты

Актаныш районында илебез алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәгән егетләрнең дистәләгән оешмасы эшләп килә. Алар арасында чик сакчылары аерылып тора. Актаныш районыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтәчәкләрен белгәч, чик сакчылары оешмасы егетләре якташларыбызны Яңа ел күчтәнәче белән кундырырга уйлап махсус тартмалар әзерләгән.

Оешма илебез чикләрен саклаган райондашларыбыз тарафыннан 2000нче елда барлыкка килгән иде. Кичәге хәрбиләр солдат итеген салгач та үзара дуслыкны, бердәмлекне саклап яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр, актив тормыш рәвеше белән яшиләр.

Районыбызның берничә авылында чик сакчыларына багышланган һәйкәлләр төзеделәр. Алар янында патриотик эчтәлектәгне очрашулар, митинглар гел оештырыла. Бүген оешмада 120 райондашыбыз әгъза булып тора.

 Махсус хәрби операция башланганнан соң районыбыздан электән чик сакчысы булып хезмәт иткән өч егет чакыру алган. Тагын бер егет, оешманың актив әгъзасы, элеккеге чик сакчысының улы неонацизмга каршы көрәшә. Бүгенге көндә аларның барысы белән дә Илбар Хәйретдинов, Рамил Хөсәенов, Александр Сергеев, Илһам Латыйпов белән чик сакчыларыбыз ныклы элемтәдә. Алар өчен борчылып, аларның исән-сау кайтуларын теләп торалар.

Актаныш районыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтәчәкләрен белгәч, чик сакчылары оешмасы егетләре якташларыбызны Яңа ел күчтәнәче белән кундырырга уйлый. Алар бергәләп зур тартамага Актанышның бренд ризыкларын салалар, ат казылыгы, чәкчәк, моннан тыш көндәлек кирәк-яраклар да тутыралар. 

— 4 взводка, бер ротага җитәрлек күчтәнәч әзерләдек. Егетләребез сынатмаслар, ил алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәрләр, дошаман алдында югалып калмаслар, башкаларга кыюлык һәм батырлык үрнәге булырлар!-ди чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Денис Хәсәнов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев