Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Исән-сау барып җитегез: Актаныш волонтерлары Донецк Халык республикасына гуманитар йөк илтә

«Без бергә» фонды волонтерлары иртәгә ерак юлга- махсус хәрби операция зонасына кузгала. Фонд җитәкчесе Лилия Гыйкрамина белән волонтер Фирдания Нуруллина Донецк Халык республикасына якташларыбыз хезмәт иткән якларга барачак.

Бүген Лилия Гыйкраминаның автомобиленә һәрбер сугышчыга атап тутырылган тартмаларны төяделәр. 2022 елда мобилизация башлангач, шул вакыттан бирле 1232 полкта хезмәт итүче егетләребезгә, шулай ук контракт буенча илебез киләчәге өчен көрәшүчеләргә Яңа ел күчтәнәчләре илтә алар. Бар район халкы көче белән чәкчәкләр, маскировка челтәрләре, пычкылар, генераторлар, коры ашлар, аяк-тезләрне капларга тезсаклагычлар, егетләрнең сораулары буенча яраланган солдатларны ут эченнән алып чыгарга махсус сеткалар, һәм башка бик күп төрле адреслы ярдәм җыелды. 

Тагын әле сугышчыларыбыз волонтерлардан печән дә сораган. Анысы үзләре асраган сарыклар өчен икән. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов бу мәсьәләне дә уңай хәл иткән. «Чишмә» хуҗалыгы волонтерларга 5 кип печән китергән, мал азыгын Чаллыхәрбиләре аша кичә кайнар ноктага озатканнар.

Украина якларында хәләл иткә кытлык. Чөнки анда сатуда һәм ашханәләрдә дуңгыз ите генә. Безнең Актаныш егетләре шуңа сарык асрый башлады, печән таба алмагач, бездән сорадылар, аларның үтенече дә уңай канәгатьләндерелде, – ди Лилия Гыйкрамина.

Ике хатын-кыз олы юлга чыгасыз. Курыкмыйсызмы, Лилия Әхнәфовна?

Юк, курыкмыйбыз. Безнең алдан гуманитар йөк төягән хәрби КамАЗ автомобиле барачак, без алардан калмыйбыз. Лаеш районыннан да волонтерлар кызлар зур «фура» машинасы белән безгә кушыла. Анда безнең яклаучылар, саклаучылар. Донецкиның үзендә безне Актаныш егетләре каршы ала. Авылларга, госпитальләргә дә керәбез, посылкалар тапшырабыз. Барысын да сөендереп кайтабыз, Алла бирса! 

Актаныш районы җитәкчелеге волонтерларыбызга һәрвакыт теләктәшлектә.

Ленар Рафак улы кулыбызга юл чыгымнарына дип, 100 мең сум акча бирде. Аңа һәм район хакимиятенә бик зур рәхмәт! Барлык райондашларга, авыл җирлеге башлыкларына, клуб мөдирләренә, токмач кисүче, тезсаклагылар бәйләүчеләргә, маскировка үрүчеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, -дип сүзен тәмамлады Лилия Әхнәфовна. 

Кыю кызларыбызга, бару-кайтуны да исәпләп, 4 мең километр юл узарга туры киләчәк. Лилия ханымга да, Фирдания апага да исәнлек- саулык, сәламәтлек, җиңел, хәерле юллар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев