Яңа елга якты тәэсирләр белән!
Актаныш районы инвалидларның беренчел оешмалары җитәкчеләре узып баручы елга йомгак ясады.
Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән Әнәк авылына барып, «Бабайда кунакта»музей комплексында булдылар. Кунакларны музей хезмәткәрләре бик җылы каршы алды. Экскурсия бай эчтәлекле булды, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип Шәймиев исеме белән бәйле тарих һәм мәдәни мирас белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде. Хәтта музейда элек булган катнашучылар да ниндидер яңалык ачты, һәм иң күңелле тәэсирләр алды. Очрашуның икенче өлеше кафеда узды. Биредә Әҗәкүл авылыннан актив җәмәгать эшлеклесе Илнур Мөгтәзиров һәм аның фикердәшләре катнашучылар өчен концерт программасы әзерләгән иде. Дәртле җырлар, эчкерсез чыгышлар һәм дусларча аралашу чын-чынлап бәйрәм рухы тудырды.
-Шушы кадәр матур, якты дөньяларның кадерен белеп, якыннарыбыздан шатлык китерә торган гына сүзләр ишетеп яшик әле.Бүгенге очрашу кунелгә ял,йөрәккә шифа, җанга тынычлык өстәде. Мул табын артында кызыклы сөйләшүләр белән беррәттән, Могътазиров Илнурнын дәртле җырлары, баянчы егетебезнең өздереп уйнаулары күңелләрне тагын да җанландырып җибәрде. Әлбәттә, бу кунелле очрашуны оештыручы, әйдаманыбыз Фәйрүзә апа Сөнәгатовнага, Нурияга, Илнурга бик зур рәхмәт, ди бу очрашу турында Иске Байсардан Нурзидә ханым.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы якынлашып килүче Яңа елны бердәмлек, рәхмәт хисләре һәм яхшы кәеф белән каршылады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев