Инвалидлар декадасы: Иске Байсарда спартакиада узачак
Иске Байсар җирлегендә 75 инвалид яши. Сигезе I төркем, балачактан инвалидлар өчәү, калганнары II һәм III төркем мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. 9 декабрь көнне җирлектә алар өчен спарткакиада узачак. Бу хакта инвалидларның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нурзидә Фәррахова хәбәр итте.
Нурзидә Фәррахова күптән түгел генә Иске Байсар авыл җирлеге инвалидлар берлеген җитәкли башлады. Әмма аңа авыру, сырхаулар белән эшләү ят түгел. Участок хастаханәсендә санитарка булып эшләгәндә табиблар, шәфкать туташларына ярдәм итеп күпме чирлеләрне терелтүдә өлеш кертте ул. Ә бит Нурзидә үзе дә мөмкинлеге чикләнгәннәрнең берсе, моннан 36 ел элек табиблар аңа «ревматоидлы полиартрит» диагнозы куя, инвалидлык билгели.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчеесе Фәйрүзә Разетдиновага зур рәхмәт. Ул безне барлык чараларга дәшеп кенә тора. Физик мөмкинлекләребез чикләнсә дә, спартакиада кебек ярышларда авыруларны тоймаска, онытып торырга тырышабыз. Ярышларга канатланып киләбез. Җиңүдән бигрәк катнашу үзе бер бәхет, рәхәтлек алабыз, ял кебек. Быел декада барышында «Пешекчеләр конкурсы» узды, анда да катнаштык, – дип фикерләре белән уртаклашты яңа җитәкче.
Шуңа да районкүләм инвалидлар спартакиадасында катнашырга теләүчеләр күп булган, барысын да алып бара алмагач, җирлек җитәкчелеге белән киңәшләшеп, Иске Байсарда аерым спартакиада оештырырга уйлыйлар. Авылның патриоты, бизнесмен. Рәдис Хашимов һәм тагын бер лаеклы ялдагы игелекле авылдашлары спартакиаданы уздыруда спонсорлык ярдәме күрсәтәчәк, шулай ук бу хәйриячеләр барлык инвалидларга күчтәнәч пакетлары әзерләргә булышкан. «Ташкын» хуҗалыгы 50 килограмм икмәк бирәчәк.
Авырып яңадан аякка басканнар аеруча тормыштан ямь табарга омтыла, минем теләгем һәркемгә дә бер- шушы кадәр якты, матур дөньяларның кадерен белеп яшәсәк иде,- ди Нурзидә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев