Райондашларыбыз хөрмәтләнде
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Актаныш районы җирле оешмасы хисап-сайлау конференциясендә актив башлангыч оешма җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Райондашларыбызны мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Шаһвәлиева котлады.
Илиза Мөхәммәдиева, Гөлчәчәк Фасикова, Фәнүсә Баянова Бөтенроссия инвалидлар оешмасы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Венера Әхмәтнәбиева, Инсия Вәлиевага Актаныш муниципаль район башлыгының мактау грамотасы, Айназ Галиәхмәтов, Данил Хуҗагалиевка
район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Актаныш районы инвалидлар оешмасының Рәхмәт хатына Нурзида Фәррахова, Фидалия Басыйрова, Алсу Арсланова, Фәнзил Нәҗмиев лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев