Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актаныш районында балалар иминлегенә багышланган рейд чаралары уза

Бүген, 24 март көнне Актаныш районы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлтелгән рейд чаралары уза. Бу хакта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге чараларның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларны булдырмау. Рейд барышында инспекторлар балаларны транспортта дөрес йөртүгә, шулай ук җәяүле балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирәчәк.

Ренат Шәмсиев ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеген искәртте. 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр балаларны куркынычсызлык каешы белән беркетеп йөртү мәҗбүри. Аерым алганда, 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең алгы утыргычында бары тик махсус балалар креслосында яки тотып торучы җайланмалар кулланып кына йөртергә рөхсәт ителә. Арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар да бары тик махсус җайланмаларда гына утырырга тиеш.

Шулай ук 25 марттан республика территориясендә «Җәяүле» оператив-профилактик чара башланачак. Аның кысаларында җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш көчәйтеләчәк. Административ җаваплылык җәяүлеләргә дә, җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән йөртүчеләргә дә каралачак.

Балалар иминлегенә багышланган махсус рейд бүген генә үткәрелсә дә, алда язгы каникуллар башлана. Бу чорда балалар күбрәк урамда вакыт уздыра, шуңа күрә ата-аналарга аларны күз уңыннан ычкындырмаска, юл йөрү кагыйдәләрен аңлатып торырга кирәк.

Моннан тыш, яз җитү белән яшүсмерләр мотоцикллар, питбайкларга утырып юлларга чыга. Әлеге юнәлештә дә ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контроль көчәйтеләчәк. Хокук бозучыларга карата тиешле чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев