Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әтиләр юл кагыйдәләрен беләме?

2024 ел- Гаилә елы уңаеннан, Әтиләр көнендә 7 нче санлы балалар бакчасында зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән берлектә Кадрия Әдһәмова, Әминә Шайхулова, Нурия Басыйрова җитәкчелегендә бик матур, эчтәлекле, кирәкле чара- «Юл кагыйдәләрен бергәләп ныгытабыз» темасы астында күмәк чара узды.

Балалар белән әтиләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган белемнәрен бергәләп ныгыттылар,күңел ачтылар, кызыклы сорауларга җавап таптылар.

Автомобиль аптечкасында нарсәләр булырга тиеш? Әтиләр, командага бүленеп, тиз арада аптечканы тутырдылар, җәяүлеләр кичүен дә төзеп чыктылар.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  ДБУның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова әтиләргә котлау сүзләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Юл кагыйдәләрен өйрәтүдә әтиләр мөһим роль уйный, автомобиль йөртүче буларак алар күп кагыйдәләрне өйрәнүгә ярдәм итәләр, балаларга үрнәк күрсәтүчеләр булып торалар.

Ата- аналар, тәрбиячеләр исеменнән Илсур Нәфыйков Ләйсән Мөхәмәтовага рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев