Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Автосессия-2025» конкурсында «Торнадо» командасы җиңде

Бүген Актанышта студентлар арасында «Автосессия-2025» республика конкурсы узды. Бәйгедә Актаныш технология техникумының 9 студенты катнашты, яңарак кына машина йөртү таныклыгы алган яшьләребез юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен теория һәм практикада сынадылар. Бәйгенең җиңүчесе- «Торнадо» командасы.

"Автосессия-2025" республика бәйгесе  - студентлар һәм укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне камилләштерү, юллардагы һәлакәтләр санын киметү, яшь студентларны, машина йөртү таныклыгы алганнан соң, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата  игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәтә. Башка еллардан аермалы буларак, җиңүчеләр командалар арасында билгеләнәчәк.

 Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова студентларны конкурс шартлары белән таныштырды. Бәйге ике өлештән тора, беренчесендә студентлар тест рәвешендә белемнәрен сыный, икенчесендә автомобиль йөртү күнекмәләре тикшерелә.

ЮХИДИның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев яшь автомобильчеләргә уңышлар теләде, конкурста катнашып районда юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә һәм юл хәвефсезлеген профлактикалауда зур өлеш кертүләрен билгеләп рәхмәт әйтте.

 

Конкурсның беренче өлеше- тест мәсьәләләрен чишү «Белая» автомәктәбенең автосыйныфында компьютер каршында оештырылса, икенче өлеше автодромда, махсус мәйданчыкта узды.

Студентлар инструкторлар каршында автомобильне йөртеп карадылар, параллель парковкагаражга керү, “змейка“ кебек биремнәрне үтәделәр.  

Барлык балларны исәпләгәнән соң, 1 урынга "Торнадо" командасы, 2 урынга "Лада Граната", 3 нче урынга "Шумахерлар" командасы  лаек булды.

"Иң яхшы юл йөрү кагыйдәләрен белүче" булып Гадел Нәҗмиев, "Иң яхшы машина йөртүче" булып Альмир Муллаянов танылды.

Җиңүчеләрне ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова котлап бүләкләр тапшырдылар,

киләчәктә юлларда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырдылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев