Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Балигъ булмаганнар руль артында: нинди җаваплылык каралган?

ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин брифингта чыгыш ясап, җәйге чорда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, җәй җитү белән районда мотоцикллар, мопедлар һәм шәхси мобиль транспорт чаралары (СИМ) саны сизелерлек арта.

— Бүгенге көндә самокатлар, электросамокатлар, электровелосипедлар киң таралган. Әмма, кызганычка каршы, кайбер ата-аналар бу транспорт чараларын куллану кагыйдәләрен, шулай ук закон таләпләрен белеп бетерми, — дип билгеләп үтте инспектор.

Ул аңлатканча, двигатель куәте 50 куб сантиметрга кадәр булган мопедлар белән идарә итү өчен «М» категорияле таныклык кирәк, аны 16 яшьтән алып була. Ә инде 50 кубтан артык булган транспорт чаралары мотоцикллар рәтенә керә һәм алар белән идарә итү өчен «А» категориясе таләп ителә, бу очракта йөртүчегә 18 яшь тулган булырга тиеш.

Юл кагыйдәләрен бозу очрагында җаваплылык каралган. Әгәр транспорт белән 16 яшькә кадәрге бала идарә итә икән, транспорт чарасы тоткарлана, ата-ана чакырыла һәм законлы вәкил катнашында тиешле материаллар рәсмиләштерелә. Материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелә. Ә инде 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен административ протокол төзелә.

— Кызганычка каршы, кайбер балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә руль артына утыра. Бу исә аварияләр куркынычын арттыра. Мондый очракларда балигъ булмаганнар исәпкә куела, ата-аналар да җаваплылыкка тартыла, чөнки алар транспорт чарасын баласына тапшырган зат булып тора, — дип аңлатты Артур Җиһаншин.

Шулай ук ул электросамокатлар куллану кагыйдәләренә дә тукталды. Әгәр махсус велосипед яки җәяүлеләр юлы булмаса, электросамокатта йөрүчеләр юлның кырыеннан, транспорт хәрәкәте юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Кагыйдәләрне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. 14 яшькә кадәрге балалар электросамокатта бары тик ата-ана белән генә йөрергә тиеш, 14 яшьтән соң гына мөстәкыйль хәрәкәт итү рөхсәт ителә.

Чыгыш ахырында инспектор ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларга мотоцикллар һәм мопедлар сатып алганда аеруча уйлап эш итәргә чакырды:

— Мотоцикл — уенчык түгел. Ул баланың гомере өчен зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә мондый транспорт чараларын балигъ булмаган балаларга бирмәскә киңәш итәбез. Балаларыгызның иминлеге — сезнең кулда, — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев