Богады мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибар зур!
Богады мәктәбенең башлангыч класс укучылары кышкы каникулларын файдалы ял итеп, көч туплап, яңа, озын чиреккә аяк бастылар.
Алар юл кагыйдәләрен өйрәнүне һәр даим кабатлап торалар, буш вакытларында юлда күргән юл билгеләрен дә ясап куялар алар, иптәшләренә күрсәтеп нинди билге икәнлеген, нәрсәне аңлатуын, ни өчен кирәклеген ачыклап белемнәрен ныгыталар. Бергәләп күрсәтмә формада өйрәнгәндә, кагыйдәләр ныграк истә кала, ди алар. Укытучылары: 2 класс - Фәттәхова Лениза Динависовна, 3 класс- Нуриева Гөлзифа Робертовна, 4 класс- Әхмәдуллина Миләүшә Муллануровна укучылар белән буш вакытларында видеороликлар да төшерәләр, конкурсларда катнашып матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Укытучылар үзләренең эш алымнары һәм белемнәрен Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Л.Р.Мөхәмәтова белән дә уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев