Юл куркынычсызлыгы комиссиясендә: һәлакәтләр саны артуга таба
Бүген район хакимиятендә Актаныш районы юл куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев җитәкчелек итте.
Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ренат Шәмсиев 2026 елның узган чорында район территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерде.
Агымдагы елның хисап чорында районда барлыгы 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге фаҗигаләр нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 15 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (11 ДТП, 2 һәлак булучы, 14 зыян күрүче), аварияләр саны һәм җәрәхәтләнүчеләр саны бераз артуы күзәтелә.
Шулай да, «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында билгеләнгән үлүчеләр саны буенча максатчан күрсәткеч арттырылмаган: фараз буенча – 3 кеше, ә фактта – 2 кеше.
Региональ әһәмияттәге юлларда аварияләр саны артуы билгеләнә. Ел башыннан 6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган, 8 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чорында мондый юлларда 1 генә һәлакәт теркәлгән, анда 1 кеше зыян күргән булган.
Ә менә җирле әһәмияттәге юлларда киресенчә, аварияләр саны кимегән. Биредә 2 юл-транспорт һәлакәте булган, 2 кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел бу күрсәткеч 3 һәлакәт тәшкил иткән.
Федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, үлүчеләр юк, 4 кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел әлеге юлда 7 һәлакәт булып, 2 кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән иде. Бу юнәлештә аварияләр саны сизелерлек кимегән.
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләр гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 1 кеше зыян күргән. Узган ел мондый очраклар теркәлмәгән булган. Шул ук вакытта быел 25 исерек йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән (узган ел – 27 очрак).
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, исерек йөртүчеләрне ачыклау һәм профилактика эшләре дәвам итә. Бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары белән хезмәттәшлекне көчәйтү зарурлыгы билгеләнә. Халыкны да актив булырга чакыралар: исерек хәлдә транспорт белән идарә итү очраклары турында дежур часть телефонына яки махсус телеграм-бот аша хәбәр итәргә мөмкин.
Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган йөртүчеләр гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 1 кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел мондый очраклар булмаган.
Гомумән алганда, юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала, һәм бу юнәлештә профилактика чараларын көчәйтү, халык белән аңлату эшләрен дәвам итү мөһим.
Балалар иминлеге – игътибар үзәгендә
Балалар, ата-аналар арасында профилактика эше даими алып барылуга, мопед, мотоцикл, квадроцикл һәм башка транспорт чараларының балаларга зур куркыныч тудыруы турында аңлатуларга карамастан, яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп ирешә.
Кичә 11 яшьлек баланың электросамокат белән юл фаҗигасенә эләгүе бу проблеманың никадәр җитди булуын тагын бер кат раслады. Әлеге хәл куркынычның безнең янәшәдә генә булуын күрсәтә.
Шушы уңайдан Илфак Шамил улы мәктәп директорларына профилактика эшен тагын да көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Комиссия әгъзалары, кисәтү чарасы буларак, мондый очракларда яшүсмерләрнең йөзләрен массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтү тәкъдимен дә күтәрделәр. Максат – балаларны бу фаҗигаләрдән саклап калу.
Балалар иминлеге – уртак бурыч. Шуңа күрә бу юнәлештә профилактика эшен көчәйтү һәм ата-аналар, белем бирү учреждениеләре, җәмәгатьчелек белән берлектә эшләү аеруча мөһим булып кала.
Комиссия утырышы барышында Актаныш һәм Пучы авылларында кисәтүче юл билгеләре кую мәсьәләсе дә каралды. Шулай ук кайбер урамнарда хәрәкәтне бер яклы итү турында карар кабул ителде.
Актаныш районында «Кыргый хайваннар» юл билгеләре урнаштырылачак
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру һәм кыргый хайваннар белән бәйле юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан, мөһим карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тәкъдиме нигезендә, Актаныш районы территориясендәге аерым юл участокларында «Кыргый хайваннар» юл билгеләрен урнаштыру планлаштырыла.
Әлеге чара, иң беренче чиратта, транспорт йөртүчеләрне кисәтүгә юнәлтелгән. Чөнки кыргый хайваннарның юлга көтмәгәндә чыгуы юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Яңа билгеләр шофёрларны игътибарлырак булырга өндәячәк һәм иминлекне тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.
Киңәшмә эшлекле рухта узды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Резеда Гыйльмутдинова да чыгыш ясап, зур габаритлы транспорт чаралары хәрәкәте буенча үз фикерләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев