Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады

Яшь ЯИДчылар җиңүчеләр алдында баш ия: Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары 9 май, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районыбызның машина йөртүчеләрен бәйрәм белән котлады.

           Районыбызның яшь юл хәрәкәте инспекторлары райондашларыбызны юл кагыйдәләрен үтәргә һәрвакыт өндәп тора. Аларның бу эчкерсез хезмәтенә «Афәрин!» диябез.

            Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары педагог Ләйсән Ибраһимова җитәкчелегендә "Яшь ЯИДчылар җиңүчеләр алдында баш ия" акциясендә катнашты. Ленин проспектында, район хакимияте каршыннан узучы автомобильләрне ЮХИДИ инспекторлары ярдәмендә туктатып йөртүчеләрне Җиңү бәйрәме белән котладылар, открыткалар тапшырдылар. Тәбрикнамәләр гади генә түгел, аларга "Юл кагыйдәләрен үтәгез!" дип язылган. Бу открыткаларны машиналарга беркетергә тәкъдим ителә. 

              Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ инспекторлары Дилфат Иргалин белән Илнур Нуретдинов ЮИДчыларның төп терәге. Закон сагында торучылар бу көнне укучыларга бик теләп булышты. 

-   Актанышта гына түгел, авыл җирлекләрендәге яшь инспекторларыбыз да "Яшь ЯИДчылар җиңүчеләр алдында баш ия" акциясенә кушыла. Укучылар авыллардагы машина йөртүчеләргә открытка-наклейкалар тапшыра. Автомобиль йөртүчеләр бу акцияне хуплап каршылады. Укучыларның юл кагыйдәләрен үтәргә чакыруларын игътибар белән тыңлап тордылар, безне дә бәйрәм белән котладылар,- ди Ләйсән Рәдиф кызы.

 

               Яшь юл хәрәкәте инспекторларын юлчыларыбыз бик ярата. Бүләк- наклейкалар алгач, укучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Сезнең ерактан ук күреп килдек, эх,безне туктатсыннар, иде дидек"- дип кызларны-егетләрне үсендереп куючылар да булды.

Ә укучылар машина йөртүчеләргә изге теләләрен теләргә ашыкты: "Юлларыгыз имин, күкләребез аяз булсын, илебездә тынычлык урнашсын да, кануннарны төгәл үтәп, матур яшәргә язсын!"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев