Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды

6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында Лилия Закирҗанова 2 нче кечкенәләр төркеме белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрде.

Нәни генә булсалар да бик күп кагыйдәләрне беләләр, ныгыталар, өйрәнәләр алар. Шулай ук әти- әниләр белән уртак эшчәнлек алып барыла. «Гаилә белән юл кагыйдәләрен ныгытабыз» темасына әти-әниләр балалары белән кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар,- ди әлеге кызыклы кичә турында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  ДБУның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова. 

Балалар бакчасында өйрәтелгәннәр гаиләдә яклау тапмый икән, аның нәтиҗәсе булмый.
Ләйсән Мөхәммәтова чара барышында балаларга кызыклы сораулар бирде, әңгәмә кордылар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев