Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Кайсы команда җиңәр: Актанышта студентлар машина йөртү осталыгын сыный

Бүген Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесе «Белая» автомәктәбендә «Автосессия-2025» республика конкурсының район этабын уздыра. Бәйгедә технология техникумының 9 студенты катнаша. Башка еллардан аермалы буларак, җиңүчеләр командалар арасында билгеләнәчәк.

"Автосессия-2025" республика бәйгесе  - студентлар һәм укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне камилләштерү, юллардагы һәлакәтләр санын киметү, яшь студентларны, машина йөртү таныклыгы алганнан соң, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата  игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәтә. 

 Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова студентларны конкурс шартлары белән таныштырды. Бәйге ике өлештән тора, беренчесендә студентлар тест рәвешендә белемнәрен сыный, икенчесендә автомобиль йөртү күнекмәләре тикшерелә.

ЮХИДИның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев яшь автомобильчеләргә уңышлар теләде, конкурста катнашып районда юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә һәм юл хәвефсезлеген профлактикалауда зур өлеш кертүләрен билгеләп рәхмәт әйтте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев