Татар Суксу мәдәният йортында узган тантанада авылның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең хезмәте искә алынды.
Бүген Татар Суксу мәдәният йортында Хезмәт Кызыл Байрагын тапшыру тантанасы узды. Иртәнге сәгать тугызда Яңа Кормашта башланып киткән чара кысаларында байрак авыллар буйлап сәяхәтен дәвам итә.
Авыл тарихына хөрмәт
Бу көнне җирлекнең үсешенә, аның яшәешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе – Мияссәр Гәзиз улы хөрмәтләнде. Аның хезмәт юлы һәм авыл тормышында калдырган эзе турында мәдәният йорты хезмәткәре Гөлназ Баянова сөйләде.
Ул Мияссәр Гәзиз улының кешеләр белән уртак тел таба белүе, һәр хезмәткәргә хөрмәт белән каравы, коллективны берләштереп эшли алуы белән аерылып торуын билгеләп үтте.
Аның җитәкчелегендә авылда шактый үзгәрешләр булган. Юллар төзекләндерелгән, мәдәният йортына өч ел дәвамында ремонт үткәрелгән. Залның стеналары кулдан бизәлгән, ул вакыт өчен үзенчәлекле мәдәният учагына әверелгән.
Авылның мәдәни тормышы да җанланган. Музыкаль уен коралларында тере музыка башкарып чыгыш ясаучы ансамбльләр оешкан, коллектив район чараларында катнашкан. Гөлназ Баянова ул чорда партком, колхоз идарәсе һәм авыл советының бердәм булып эшләвен аерым искә алды.
Мәдәният чараларында авыл халкының күпләп катнашуын, бергәләп оештырылган эшләрнең нәтиҗәсен бүген дә сагынып сөйләвен әйтте.
«Бүгенге байрак тапшыру чарасы безнең өчен бик әһәмиятле. Балаларны да чакырдык, алар авылны белсеннәр, күрсеннәр, биредә нинди кешеләр яшәгәнен, авылның нинди булганын һәм киләчәктә нинди булачагын үз күзләре белән күреп үссеннәр», – диде ул.
Байрак – чираттагы лаеклы кулларда
Чара барышында байракны чираттагы лаеклы кешегә – Карт авылында яшәүче, күпсанлы ярышлар җиңүчесе, тракторчы, кыр батыры Мәксүт Хөснетдиновка тапшырулары турында хәбәр ителде. Ул үз чиратында байракны Мари Суксу авылына алып китәчәк.
Хезмәт байрагын тапшыру чаралары 17 ноябрьдә дәвам итәчәк. Аннан соң байрак Ямалы авыл җирлегенә юл тотачак.
Нет комментариев