Бадминтончылар республика ярышларында призлы урыннар яулады
Спорт хәбәрләре

Бадминтончылар республика ярышларында призлы урыннар яулады

14 ноябрьдә Түбән Суыксу авылында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең IV сайлап алу этабы узды.

Ярышларда Актаныш спортчылары да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булды. 2014–2015 елларда туган яшүсмерләр арасында: Егетләр арасында:

 

2 нче урын – Данил Салихов.

Кызлар арасында:

 

1 нче урын – Милена Марданова;

 

2 нче урын – Самира Булатова;

 

3 нче урын – Риана Булатова.

2016 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында:

 

2 нче урын – Камилла Ядгарова. Шулай ук Әминә Тимирова, Азалия Гаянова, Раяз Яхин һәм Рамазан Гараев та яхшы уен күрсәтте. Барлык спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев