Актанышка- аккошлар иленә хуҗалары кайтты (уникаль кадрлар)
Яз бар җиһанга хакимлек итә, табигать яңара, җылы көннәр белән бергә Актаныш районына иң гүзәл, иң зәвыклы кошларның берсе — аккошлар әйләнеп кайтты. Бу күркәм кошлар Такталачык белән Уразай авыллары арасындагы тыныч сулыкларны, шулай ук халык телендә Агыйдел елгасының аерылып калган кушылдыгы- халык телендәге Тамак тирәләрен үз иттеләр.
Айнур Гыймадиев фотолары
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, быелгы язда аккошлар республикага кышлаудан күпләп кайта башлады. Алар инде күп кенә районнарда күренергә өлгерде, Актаныш та бу матур күренештән читтә калмады. Аккошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, шуңа күрә алар белән очрашу — зур бәхет һәм табигатькә сак караш билгесе.
Белгечләр әйтүенчә, хәзерге вакытта районга беренче булып “разведчик” дип аталган кечкенә төркемнәр кайта. Алар киләчәктә оя кору өчен уңайлы урыннар сайлый. Якынча ун көннән, яз тулысынча дилбегәне үз кулына алгач, аккошлар саны тагын да артачак.
Бүген инде Актаныш халкы Такталачык белән Уразай арасындагы күлләрдә, шулай ук Агыйдел буенда аккошларны сокланып күзәтә ала. Табигатьнең байлыгы аеруча нык сизелгән бу урыннар сирәк кошлар өчен чын сыену урынына әверелде.
Канун сагында
Аккош — казсыманнар отряды арасында иң эре кошларның берсе. Алар оя кору чорында бер урынга нык бәйләнә, тыныч һәм имин сулыкларны сайлый. Шунда алар җәйне үткәрә, бала чыгара һәм үстерә.
Соңгы елларда Татарстанның барлык районнарында диярлек аккошлар күренә башлады. Бу исә экологик хәлнең яхшыруын, сирәк кошлар саны артуын күрсәтә. Әмма кызганыч фактлар да бар: узган елларда Актаныш районында браконьерлар тарафыннан әлеге кошларны юк итү очраклары теркәлде.
Шуңа күрә белгечләр шуны искәртә: аккошларга ау тыелган, аларны юк итү өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу кошлар дәүләт саклавында.
Аккошларның Актаныш районында күренүе — җирле халык өчен генә түгел, туристларда да зур кызыксыну уята. Такталачык белән Уразай арасындагы сулыклар, Агыйдел елгасы тирәләре сирәк кошларны күзәтү өчен менә дигән урынга әверелә.
Хәзер инде сулыклар боздан арчыла, кошлар өчен азык табу мөмкинлеге бар. Язгы ташу һәм җылы һава торышы аларга уңай шартлар тудыра.
Белгечләр аккошларны күргәндә сак булырга чакыра: кошларга якын килмәскә, аларны куркытмаска, ашатмаска кирәк. Аларның табигый тормышына комачауламыйча, ерактан гына күзәтү — иң дөрес юл.
Аккошларның Актанышка кайтуы — туган як табигатенең байлыгын, матурлыгын искәртүче күркәм билге. Әлеге гүзәллекне саклап калу — һәркайсыбызның уртак бурычы. Шул чакта гына ак канатлы кунаклар безне тагын күп еллар сөендереп кайтыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев