Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
КЫР БАТЫРЛАРЫ

Еллар аша сыналган хезмәт

Илдус Галиев 2008 елдан бирле «Әнәк» агрофирмасында намуслы хезмәт куя. Ул терлек азыгы әзерләү өлкәсендә тәҗрибәле, үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәрләрнең берсе булып санала. Ел саен печән һәм сенаж әзерләү чорында Илдус абый зур тырышлык күрсәтә, хуҗалыкның уңышлы эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертә.

Бүгенге көндә ул заманча техника — John Deere тракторы белән эшли. Аның төп бурычы — чабылган печәнне вакытында кабартып, киптерү процессын дөрес оештыру. Бу эш зур игътибар, төгәллек һәм тәҗрибә таләп итә, һәм Илдус Галиев бу вазыйфаны югары дәрәҗәдә башкара.

Үзе сөйләгәнчә, хезмәт юлын ул гади техникаларда башлап җибәрә: башта МТЗ-82 тракторында эшли, аннары 12.21 моделенә күчә. Быел исә аңа John Deere тракторы ышанып тапшырылган. «Мин бу техниканы күптән сорап йөри идем, ниһаять, бирделәр», — дип елмаеп искә ала ул.

Терлек азыгы әзерләү өлкәсендә аның тәҗрибәсе зур: гомер буе диярлек печән һәм салам пресслау белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә яңа техникага ияләшү дә авырлык тудырмый. «Бу — кеше өчен эшләнгән, уңайлы, заманча техника», — ди ул.

Хәзерге вакытта Илдус Галиев сенаж әзерләү комплексында эшли. Басуда эш болай оештырылган: Раил Зарипов Deutz-Fahr тракторы белән үләнне чаба һәм аны тигез рәтләргә — пакосларга сала. Ә Илдус Галиев, аның артыннан барып, шул чабылган массаны җыеп, тиешле урынга төяп бара. Ул агрегатларның төзек эшләвен билгеләп үтә: «Агрегатлар шәп эшли, барысы да җайлы. Без бер-беребезгә ияләшеп эшлибез», — ди ул.

Хезмәттәшләре дә аны тырыш, сабыр, эшен белеп башкаручы белгеч буларак бәяли. Кыр эшләренең киеренке чорында да Илдус абый һәрвакыт күтәренке кәеф белән, җаваплылык тоеп эшли.

Аның кебек тәҗрибәле механизаторлар ярдәмендә «Әнәк» агрофирмасында терлек азыгы әзерләү эше югары сыйфат белән һәм вакытында башкарыла. Бу исә хуҗалыкның тотрыклы үсешенә нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев