Яшь кыр батыры: Рәвис Гатин— «Әнәк» агрофирмасының ышанычлы механизаторы
«Әнәк» агрофирмасының алдынгы механизаторлары сафында үзенең тырышлыгы, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы белән аерылып торучы яшь белгечләребезнең берсе — Гатин Рәвис Фирдәвис улы. Ул бүген агрофирманың күпьеллык уҗымнарын тукландыру белән мәшгуль.
Рәвис Фирдәвис улы хуҗалыкта инде сигез елга якын хезмәт куя һәм шушы вакыт эчендә үзен чын мәгънәсендә кыр батыры итеп танытты.
Рәвис авыл хуҗалыгы хезмәтенең нечкәлекләрен яшьли үк үзләштерә башлый. Аның хезмәт юлы 2014 елларда башлана, һәм шул вакыттан бирле ул «Әнәк» агрофирмасына тугрылыклы. Баштан ук ул техника белән кызыксынучан, тырыш егет буларак игътибарны җәлеп итә. Хезмәт юлын МТЗ тракторында башлап, акрынлап осталыгын камилләштерә, төрле техникада эшләп бай тәҗрибә туплый.
Рәвис -Бикчәнтәй авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә автомеханик һөнәрен үзләштерә. Нәкъ менә туган җиренә кайтып, ул үзенең хезмәт юлын дәвам итә һәм бүгенгә кадәр районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Еллар узу белән Рәвис заманча техника белән эш итү серләрен дә яхшы үзләштерә. Ул «John Deere» куәтле тракторын иярли. Хәзер «Туман» агрегатын ышанып тапшырганнар. Бу техникада ул уҗымнарны ашлама белән тукландыра, үсемлекләрне саклау чараларын башкара. Аның кулында техника төгәл һәм ышанычлы эшли.
Язгы кыр эшләре чорында Рәвис— иң актив механизаторларның берсе. Ул басуларда көнне-төнгә ялгап эшләп, мул уңыш нигезен сала. Җәй айларында исә комбайнга утыра, урып-җыю эшләрендә катнаша, шулай ук чапкычта да нәтиҗәле хезмәт куя.
Яшь булуына карамастан, Рәвис инде зур тәҗрибә туплаган белгеч. Ул үз эшен яратып башкара, техникага сакчыл карый һәм һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә омтыла. Нәкъ менә шундый тырыш, җаваплы механизаторлары хезмәте белән «Әнәк» агрофирмасы елдан-ел уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.
Гатин Рәвис Фирдәвис улы — чын хезмәт кешесе, авыл хуҗалыгының киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслаучы якты мисал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев