Игенченең хезмәт яме кырларында күренә!
«Нур» хуҗалыгы механизаторы Илдар Маликов районыбызның мактаулы тракторчыларының берсе. Язгы чәчүдә ул Deutz-Fahr тракторында «Быстрица» агрегаты белән чәчү эшләрен башкара. Көн саен 40-50 гектар мәйданда бөртеклеләрне җир куенына иңдерә.
Без Илдар Маликов белән 201 гектарлы басуның 7 гектар өлешенә катнаш азык чәчкәндә сөйләшеп алдык. Гадәттәгечә, эш кешесе аяз матур көннәрнең минутын да әрәм итмәскә тырыша. Шуңа да әңгәмәбезне кыска гына вакыт эчендә корып алдык.
Техникумда укыганда ук комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Әтием Ильяс хуҗалыкта ферма мөдире булып хезмәт куйды. Мин дә Хабаровскида армиядә булганнан соң авылда калдым. Гаилә корып, йорт салып матур итеп яшибез. Хатыным Флүсә белән өч бала үстерәбез. Флүсә балалар бакчасында эшли. Кызыбыз Азалия 3 курста, Искәндәр 9 класста укый, Зинира балалар бакчасына йөри. Авылда яшәүнең бер авырлыгын да күрмим,- ди Илдар Маликов.
Алдынгылар җыенында ел саен хөрмәтләнүче механизаторның эштән ел әйләнәсе туктаганы юк. Чәчү эшләре тәмамлангач, терлек азыгы әзерләргә турагыч комбайнга утыра. Буш вакытта салам кысуда өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев