Комбайннарын урып-җыюга иң яхшы әзерләүчеләр район башлыгы премиясенә лаек булдылар
Бүген Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов җитәкчелегендә комбайннар карау уза. Иң яхшы әзерлекле комбайн хуҗаларына район башлыгының махсус премиясе тапшырыла.
Бүген районыбыз кырларында өлгергән уңышны җыеп алачак техникалар- кыр кораблары тикшерелә. Зоналарда техникаларның урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсе энә күзеннән үткәрелгәч, аларны иярләүче комбайнчыларның хезмәте бәяләнә. Иң яхшы әзерлекле уңганнарны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап үзенең премиясен тапшырды, бүләк күләме ике мең сум.
«Актаныш» агрофирмасының барлык комбайнчылары да диярлек бу бүләккә лаек булды. Кыр батырларына Ленар Рафакович үзенең рәхмәтен белдерде, урып-җыю чорында сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Ахырдан агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиевкә узган елгы комбайннар карау барышында бергәләп төшкән фотография тапшырылды. Зур форматта, матур кысага куелган әлеге сурәт- хезмәтсөярләребез эшчәнлегенә олы бәя һәм хөрмәт дигән сүз ул!
Быелгы «Комбайннар парады»нда очрашу мизгелләре дә мәңгеләштерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев