Актаныш

Актаныш районы

16+
КЫР БАТЫРЛАРЫ

Сенаж сыйфатлы килеп чыга, яңгырда юешләтмәскә генә кирәк!

«Әнәк» агрофирмасының Түке бүлекчәсендә массаның сыйфатын югалтмыйча, барлык зоотехник таләпләрне төгәл үтәп сенаж салу башка хуҗалыкларга да үрнәк. Биредә базны берьюлы өч куәтле техника таптый, шуның белән оталар да.

«Әнәк» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган вакыты. Комплекслы эшчәнлек нәтиҗәсендә хуҗалык үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлы үсештә. Бүген агрофирманың «Түке» бүлекчәсендә бердәм көч белән сенаж салу бара. Биредә баз тулуга, башка бүлекчәләргә күчәләр.

Куәтле «Кировчы» тракторын (К-700)  тәҗрибәле механизатор Сергей Федоров иярли. К-700 тракторлары монда алыштыргысыз көчкә ия – нәкъ менә алар дөрес саклау өчен азык массасын тиешенчә тыгызлауны (трамбовкалауны) тәэмин итә.

Сергей Федоров- «Әнәк»нең иң ышанычлы хезмәтчәннәренең берсе. Менә җиденче ел инде ул агрофирмага тугры, Минзәлә районының Мөшеге авылыннан көн саен эшкә килә.

Бездә эш шартлары яхшы, – дип фикерләре белән уртаклашты Сергей абый. - Безнең директор да-эшне аңлый торган җитәкче. Сенаж сыйфатлы килеп чыга, әмма иң мөһиме – аны яңгырга кадәр салып өлгерергә, юешләтмәскә, базга яхшылап тыгызлап тутырырга кирәк!

Үләнне чабып алып, 2-4  сәгать эчендә сенаж итеп салынса, үләннәрдәге барлык туклыклы матдәләр тулысынча диярлек саклана. Ташучы йөк машиналары бер-берсен алыштырып кына торалар, димәк, җыелган яшел массаның кызарга, пешәргә вакыты калмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев