Актаныш

Актаныш районы

16+
КЫР БАТЫРЛАРЫ

Урып-җыюны исән-имин тәмамларга язсын!

Хамис Фәррахов Кормаш авылыныкы. «Әнәк» агрофирмасы оешканнан бирле биредә комбайнчы булып хезмәт куя. «Нива», «Дон», «Акрос» кыр корабларын иярләгән тәҗрибәле игенче яңа техникаларның механизаторларга уңайлы итеп ясалучын сөенә.

Хәзерге вакытта Хамис Фәррахов агрофирмада көнбагыш суктыруда. "Бөртеклеләрне җыеп алуда аермалыклар юк. Көнбагыш җиңел булгангамы, бункер тиз тула", дип безне урып-җыюның нюанслары турында таныштырып алды.

Берочтан изге теләкләрен җиткерде:  

Районыбызның барлык игенчеләренә саулык-сәламәтлек телим. Урып-җыюны исән-имин тәмамларга язсын!- ди мактаулы игенчебез Хамис Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев