«Әнәк» агрофирмасы басуларында: техника һәм тырыш хезмәт бергә
Бүген районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшләре тулы куәткә бара. Аеруча «Әнәк» агрофирмасының «Татарстан» бүлекчәсендә бу юнәлештәге эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган. Биредә механизаторлар да, заманча техникалар да җитәрлек, шуңа күрә эш барышында өзеклекләр күзәтелми. Көннәр аяз, кояшлы торганда, яшел массаның сыйфатын югалтмыйча җыеп алу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Ике еллык люцерна басуы уртасында механизатор Раил Зариповны туктатып, аның белән кыскача әңгәмә кордык. Аның һәр минуты кадерле — игенче эш вакытын бушка уздырырга яратмый.
— Мин агрофирмада 2009 елдан бирле эшлим, — дип башлады ул сүзен. — Элегрәк «Макдон» комбайнында эшләдем, башка техникаларда да тәҗрибәм бар. Быел исә мине яңа техникага — сенаж әзерләү агрегатына күчерделәр.
— Нинди техника соң бу? — дип кызыксындык без.
— Без хәзер Deutz-Fahr тракторы белән эшлибез. Ул сенаж салу өчен махсус агрегат белән җиһазландырылган заманча техника. Әлеге комплекс сенаж әзерләү өчен билгеләнгән: үләнне чаба, аны тигез рәтләргә — пакосларга сала. Бу сенаж әзерләү өчен билгеләнгән комплекс. Иртәннән үк кереп китеп, шактый мәйданны чабып чыгып була.
— Бу агрегат ничә метр киңлекне берьюлы чаба ала?
— Әлеге агрегат берьюлы 9 метр киңлектә үләнне чаба.
— Пакосларны ничек сала?
— Ул берьюлы өч пакос ясый ала. Кирәк булса, бер генә пакос калдырырга да мөмкин. Әмма без өчле вариантны кулланабыз, чөнки ул үләннең тизрәк җилләвенә ярдәм итә.
— Техникадан канәгатьме?
— Әлбәттә, техника бик яхшы. Чит илнеке булгач, сыйфаты да югары.
— Быел үләннәрнең куелыгы ничек?
— Быел яңгырлар күп булды, шуңа күрә үләннәр бик әйбәт, куе булып үсте. Масса да күп — эшләргә дә, эшләргә генә!
— Көненә күпме мәйданда чабасыз?
— Бу инде арттан килгән техникаларга бәйле. Ашыкмыйча, үләнне тиешенчә кибәрлек итеп, көненә якынча 50 гектар эшләргә була. Артык ашыгып булмый, чөнки сыйфат та мөһим.
— Рәхмәт сезгә, уңышлар телибез!
Агрофирмада эш кайный, һәркем үз урынында тырышып хезмәт куя. Терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләү — киләчәк уңышының нигезе бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев