Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк» агрофирмасы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

Бүген «Әнәк» агрофирмасы бүлекчәләрендә урак өстенең иң кызган мәле — тулы куәткә урып-җыю эшләре бара.

Быел агрофирма буенча барлыгы 3 600 гектар мәйданда көзге бодай үстерелә. Бүгенгә шуның 1 700 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Игенчеләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе күз алдында: гектарыннан уртача уңыш  54 центнер.

Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен техника көчләре ике юнәлешкә бүленгән. Хәзерге вакытта Киров бүлекчәсе кырларында 8, Иске Кормаш бүлекчәсендә тагын 8 комбайн эшли. 

«Әнәк» агрофирмасы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

Ашлыкны урнаштыру һәм сыйфат

Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин икмәкне урнаштыру һәм ташу эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Ашлыкны басудан ташу өчен йөк машиналары җитәрлек күләмдә җәлеп ителгән, шул исәптән шәхси автомобильләре булган шоферлар да кампаниягә актив кушылган.

«Әнәк» агрофирмасы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бараҖыелган ашлыкның төп өлешен Иске Айман авылында урнашкан агрофирманың үз элеваторына илтәләр, шулай ук авыл халкына һәм пайчыларга да икмәкне вакытында бүлеп бирәләр.

Кырларда күбрәк турыдан-туры суктыру ысулы кулланыла. Комбайн отрядлары артыннан ук саламны төргәкләп баралар.

Табын түренә киләчәк ризыкның сыйфаты да куандыра. Җыелган ашлыкның 60 процент өлеше — югары сыйфатлы 3нче класска туры килә. Калган өлеше 4нче һәм 5нче класслы дип бәяләнә.

Орлыкларга һәм яңа сортларга зур игътибар

Бүген хуҗалыкта югары уңыш бирүче «Гром» сортлы бодайны урып-җыю бара. Агрофирмада сортларны яңартуга зур игътибар бирелә: һәр сезонда ышанычлы партнерлар белән актив хезмәттәшлек итеп, орлыкларның сорт составын гел яңартып һәм камилләштереп торалар.

«Әнәк» агрофирмасы игенчеләре урып-җыю кампаниясен кыска срокта һәм югары сыйфат белән төгәлләүне максат итеп куя. Кыр батырларына авыр, әмма кирәкле хезмәтләрендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев