«Мәчеттә безгә бик кызык!»: Рухи сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар үз тәэсирләре белән уртаклаша
Яңа Әлем авылы мәчете каршындагы рухи сәламәтләндерү үзәгенә нәниләр һәр көнне зур ашкыну һәм ярату белән ашыга. Биредә алар Изге динебез нигезләрен өйрәнеп кенә калмый, үзләренә гомерлек яңа дуслар да таба. Лагерь тормышының ничек үтүе, нәниләрнең биредә нәрсәләргә өйрәнүе турында без үзәкнең яраткан укучылары белән әңгәмә корып алдык.
Лиана Хуҗина, 12 яшь:
«Мин бу мәчеткә инде икенче ел йөрим. Үзем Актаныштан, Яңа Әлемгә җәйге каникул вакытында әбием янына ял итәргә килдем. Мәчеттә оештырылган дәресләр миңа нык кызык, биредә һәр көнем зур шатлык белән үтә. Шул кыска гына вакыт эчендә бик күп яңа догалар өйрәнергә өлгердем».
Әмир Сафиуллин, Актаныш авылы (Гуманитар гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы):
«Бу мәчет ишекләрен мин инде алтынчы ел рәттән ачам. Беренче тапкыр бирегә нәни чагымда — алты-җиде яшьләрдә килгән идем. Беренче көннән үк үземә монда рухи җылылык таптым, шуңа күрә һәр җәйге ялымны шушында үткәрергә тырышам. Мәчеттә күпме дога, шәригать кагыйдәләрен, тәһарәт алу тәртипләрен төшендем. Иң мөһиме — остазларыбыз безне әдәплелеккә, җәмгыятьтә һәм кешеләр арасында үзеңне ничек күркәм тотарга кирәклегенә өйрәтә. Каникуллар тәмамланып, үзәк ябылса да, мин өйдә намазларымны калдырмыйм, яңа догалар ятлауны дәвам итәм».
Үзәккә килүче малайлар арасында иплелеге һәм төплелеге белән аерылып торучы Ибраһим Мәрдәнов та бар. (10 яшь, Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы) дәресләрне калдырмыйча, һәр дини нигезне зур кызыксыну белән үзләштерә.
«Мин бирегә беренче ел гына киләм. Лагерьдагы эчтәлекле дәресләр, үтемле вәгазьләр һәм кызыклы уеннар күңелемә бик ятты, догаларны да бик тиз истә калдырам. Мәчеткә мин берүзем генә йөрмим, без өч бертуган — абыем һәм сеңлем белән бергәләп зур теләк белән киләбез».
Чаллы шәһәреннән килгән 4 нче сыйныф укучысы Ильяс Закиров та дини дәресләрне һәрвакыт ашкынып көтеп ала.
Балаларның мондый ихлас сүзләре һәм аларның йөзләрендәге нурлы бәхет очкыннары — мәчет каршындагы үзәкнең авылыбыз һәм киләчәк буын өчен никадәр мөһим, саваплы һәм файдалы эш башкаруын тагын бер кат ачык исбатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев