Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кыйбла

Тәҗрибәле остазның иман сабаклары

Яңа Әлем авылы мәчете каршындагы рухи сәламәтләндерү үзәгенең иң өлкән һәм тәҗрибәле укытучысы — Тәхия апа Усманова бүген дә сафта. Биредәге нәниләр олы яшьтәге остазларын һәрвакыт зур ярату һәм аерым бер җылылык белән каршы алалар. Тәхия апа үзенең дәресләрен катлаулы дини терминнар белән түгел, ә балалар аңларлык гади, җанлы әхлак кагыйдәләреннән башлап җибәрә.

«Мин балаларга иң элек гади әхлак кыйммәтләре турында сөйлим, — дип уртаклаша Тәхия апа. — Рәхмәт әйтә белү, сәламләшүнең әһәмияте һәм аның файдасын тормышчан мисаллар аша төшендерәм. Шуннан соң Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү турында сөйләшүгә күчәбез. Шөкер итүнең дүрт баскычы бар, шуның өченчесе — игелек кылу. Нәни дусларымның хәтерендә яхшырак калсын өчен, дәресне төрле риваятьләр, хикәяләр, кызыклы кыйссалар белән үреп барам, үтелгәннәрне бергәләп кабатлыйбыз. Балалар моны бик җайлы үзләштерә».

Остазның игелекле хезмәтен хәтта аның нәни оныклары да кызыксынып күзәтеп бара икән. Аларның: «Әби, бүген дәрес сөйләгәндә бер генә тапкыр да тамагыңны кырмыйча, бик матур итеп сөйләдең», — дип сокланулары да аның өчен зур бәхет. Тәхия апа һәр көнне иртәнге сәгать тугызда мәчеткә килә һәм шөгыльләр тәмамлангач, унынчы яртыда өенә кайтып китә. «Мәчеттән соң күңелемдә бик рәхәт бер хис туа. Күпмедер яхшылык эшли алганмын икән, шушы хезмәтемне Аллаһ Тәгалә кабул итсен, ярдәменнән ташламасын дигән изге теләкләр белән яшим», — ди ул.

Чараны оештыручылардан әлеге дәресләрнең нәтиҗәлелеге белән кызыксындык: «Әлеге үгет-нәсыйхәтләрнең файдасы тоеламы, балалар үзләренә нәрсә ала?» — дигән сорауга биредәге апалар бертавыштан: «Файдасы бик зур, һичшиксез», — дип җавап бирделәр. Дәрестә алган белемнәрнең нәтиҗәсе авыл тормышында да ачык күренә: балалар хәзер урамда очраган һәр өлкән кешегә «Әссәләмү галәйкүм» дип, күркәм итеп исәнләшергә гадәтләнгән. Мәчеттә ишеткән гади генә сәлам аша алар зур тәрбия дөньясына аяк баса.

Үзәккә йөрүче балаларның яшь аермасы бик зур — биредә 4 яшьлек нәниләрдән алып 15 яшьлек үсмерләргә кадәр бар. Әлбәттә, мондый аудиториягә кагыйдәләрне сеңдерү кыенрак. Ләкин Тәхия апа һәр яшьтәге баланың күңеленә ачкыч таба белә. Ул алар өчен хайваннар дөньясы турында, игелекнең берничә елдан соң да үзеңә игелек булып әйләнеп кайтуы хакында махсус тәрбияви хикәяләр эзләп таба. Тәҗрибәле педагогның күңел җылысын биреп сөйләгән мондый җанлы мисаллары балаларның хәтерендә гомерлеккә уелып калачак, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев